لَا شَرِيكَ لَهُۥۖ وَبِذَٰلِكَ أُمِرۡتُ وَأَنَا۠ أَوَّلُ ٱلۡمُسۡلِمِينَ

Аллаһуның һич тиңдәше юк, вә мин һичкемне һичнәрсәне аңа тиңдәш кылмаска, фәкать Аллаһуга гына халис кол булырга Аның тарафыннан боерылдым һәм мин мөселманнарның әүвәлемен".


قُلۡ أَغَيۡرَ ٱللَّهِ أَبۡغِي رَبّٗا وَهُوَ رَبُّ كُلِّ شَيۡءٖۚ وَلَا تَكۡسِبُ كُلُّ نَفۡسٍ إِلَّا عَلَيۡهَاۚ وَلَا تَزِرُ وَازِرَةٞ وِزۡرَ أُخۡرَىٰۚ ثُمَّ إِلَىٰ رَبِّكُم مَّرۡجِعُكُمۡ فَيُنَبِّئُكُم بِمَا كُنتُمۡ فِيهِ تَخۡتَلِفُونَ

Әйт: "Аллаһудан башка бер мәхлукны үземне тәрбия итүче итеп алыйммы? Бөтен вөҗүднең, бөтен мәхлукның тәрбиячесе Аллаһ үзе генә була торып, һәрбер кеше ни кылса да үзе өчен генә кыладыр һәм гөнаһ йөген йөкләүче кеше башка һичбер кешенең гөнаһ йөген йөкләп алмас, соңра кайтачак урыныгыз Аллаһ хозурында, Аллаһ динендә ихтилаф кылышканыгыз белән үзегезгә хәбәр бирер.


وَهُوَ ٱلَّذِي جَعَلَكُمۡ خَلَـٰٓئِفَ ٱلۡأَرۡضِ وَرَفَعَ بَعۡضَكُمۡ فَوۡقَ بَعۡضٖ دَرَجَٰتٖ لِّيَبۡلُوَكُمۡ فِي مَآ ءَاتَىٰكُمۡۗ إِنَّ رَبَّكَ سَرِيعُ ٱلۡعِقَابِ وَإِنَّهُۥ لَغَفُورٞ رَّحِيمُۢ

Сезләрне Җиргә халифә итүче Аллаһ дәрәҗәләрдә бәгъзеләрегезне бәгъзеләрегездән югары күтәрде, сезгә биргән нигъмәтләре хакында барыгызны да сынамак өчен. Дөреслектә, Синең Раббың итагать итмәгәннәрдән ашыгып үч алучыдыр вә, әлбәттә, Ул итагать белән төзәлгәннәрне ярлыкаучы, рәхимле.



الصفحة التالية
Icon