ٱدۡعُواْ رَبَّكُمۡ تَضَرُّعٗا وَخُفۡيَةًۚ إِنَّهُۥ لَا يُحِبُّ ٱلۡمُعۡتَدِينَ

Аллаһуга зарыйлык кылып, хаҗәтләрегезне сорагыз! Сорауда чиктән чыгучыларны Аллаһ, әлбәттә, сөйми. (Мәсәлән: тәүбә итеп төзәлмичә җәһәннәм ґәзабыннан имин булуны сорау һәм фарыз, ваҗеб вә сөннәт гамәлләрен үтәмичә җәннәт сорау һич тә дөрес булмый).


وَلَا تُفۡسِدُواْ فِي ٱلۡأَرۡضِ بَعۡدَ إِصۡلَٰحِهَا وَٱدۡعُوهُ خَوۡفٗا وَطَمَعًاۚ إِنَّ رَحۡمَتَ ٱللَّهِ قَرِيبٞ مِّنَ ٱلۡمُحۡسِنِينَ

Пәйгамбәрләр җибәреп ислах кылганнан соң Җир өстендә бозыклык кылмагыз! Газабыннан куркып, рәхмәтен өмет итеп Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз һәм хаҗәтләрегезне сорагыз! Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучыларга, әлбәттә, Аллаһуның рәхмәте якын.


وَهُوَ ٱلَّذِي يُرۡسِلُ ٱلرِّيَٰحَ بُشۡرَۢا بَيۡنَ يَدَيۡ رَحۡمَتِهِۦۖ حَتَّىٰٓ إِذَآ أَقَلَّتۡ سَحَابٗا ثِقَالٗا سُقۡنَٰهُ لِبَلَدٖ مَّيِّتٖ فَأَنزَلۡنَا بِهِ ٱلۡمَآءَ فَأَخۡرَجۡنَا بِهِۦ مِن كُلِّ ٱلثَّمَرَٰتِۚ كَذَٰلِكَ نُخۡرِجُ ٱلۡمَوۡتَىٰ لَعَلَّكُمۡ تَذَكَّرُونَ

Ул – Аллаһ, яңгырдан алда җил җибәрер, рәхмәте белән шатландырмак өчен, хәтта ки ул җил, яңгырлы авыр болытны алып килсә, сөрербез ул болытны үлгән-үләнсез шәһәр өстенә, ул шәһәргә яңгырны яудырырбыз вә ул яңгыр белән төрле җимешләрне чыгарырбыз, әнә шулай мәетләрне чыгарырбыз, шаять вәгазьләнерсез.


وَٱلۡبَلَدُ ٱلطَّيِّبُ يَخۡرُجُ نَبَاتُهُۥ بِإِذۡنِ رَبِّهِۦۖ وَٱلَّذِي خَبُثَ لَا يَخۡرُجُ إِلَّا نَكِدٗاۚ كَذَٰلِكَ نُصَرِّفُ ٱلۡأٓيَٰتِ لِقَوۡمٖ يَشۡكُرُونَ

Ул яңгыр белән җире яхшы булган шәһәрнең үләннәре, игеннәре үсәр тәрбияче – Аллаһ әмере илә (яхшы җир яңгырдан файдаланган кеби, яхшы кешенең күңеле Коръәннән файдаланыр), җире начар булган шәһәрнең үләне вә игеннәре чыкмас-үсмәс, мәгәр кыйналып, зәгыйфь булып бик аз үсәр (Имансыз кешенең яки начар кешенең күңеле Коръәннән файдаланмас, Аның хак сүзләрен ишетмәс, бәгъзе вакыт ишетсә дә – көчләнеп кенә ишетер, әмма кабул итмәс). Әнә шулай нигъмәтләребезгә шөкер итүче каумнәр өчен аятьләребезне ачык бәян кылабыз.



الصفحة التالية
Icon