حَقِيقٌ عَلَىٰٓ أَن لَّآ أَقُولَ عَلَى ٱللَّهِ إِلَّا ٱلۡحَقَّۚ قَدۡ جِئۡتُكُم بِبَيِّنَةٖ مِّن رَّبِّكُمۡ فَأَرۡسِلۡ مَعِيَ بَنِيٓ إِسۡرَـٰٓءِيلَ

Аллаһуга хак булмаган сүзне миңа әйтмәү тиешле, мәгәр хак сүзне әйтү миңа ваҗебдер. Раббыгыздан мин сезгә ачык могҗизалар китердем, ий Фиргаун, минем белән Ягъкуб балаларын җибәргел!" (Фиргаун, Ягькуб балаларын авыр эшләрдә эшләтеп, үзенә гыйбадәт кылдырып тота иде. Шуның өчен Муса аларны алып китәргә теләде).


قَالَ إِن كُنتَ جِئۡتَ بِـَٔايَةٖ فَأۡتِ بِهَآ إِن كُنتَ مِنَ ٱلصَّـٰدِقِينَ

Фиргаун әйтте: "Әгәр могҗиза китергән булсаң, ул могҗизаны хәзер күрсәт, күрик, әгәр мин пәйгамбәр дигән сүзендә дөрес булсаң", – дип.


فَأَلۡقَىٰ عَصَاهُ فَإِذَا هِيَ ثُعۡبَانٞ مُّبِينٞ

Муса таягын җиргә салды, шул вакыт таяк зур ала елан булды, барчасы качтылар. Фиргаун үтенгәч, Муса таягын тотты, янә таяк булды.


وَنَزَعَ يَدَهُۥ فَإِذَا هِيَ بَيۡضَآءُ لِلنَّـٰظِرِينَ

Янә Муса изүеннән кулын чыгарды, шул вакыт аның кулын кояш кеби ялтырый торган итеп күрделәр.


قَالَ ٱلۡمَلَأُ مِن قَوۡمِ فِرۡعَوۡنَ إِنَّ هَٰذَا لَسَٰحِرٌ عَلِيمٞ

Фиргаун кауменең олылары әйттеләр: "Тәхкыйк бу Муса бик оста сихерчедер", – дип.



الصفحة التالية
Icon