فَٱنتَقَمۡنَا مِنۡهُمۡ فَأَغۡرَقۡنَٰهُمۡ فِي ٱلۡيَمِّ بِأَنَّهُمۡ كَذَّبُواْ بِـَٔايَٰتِنَا وَكَانُواْ عَنۡهَا غَٰفِلِينَ

Аларны суга батырып алардан үчебезне алдык, аятьләребезне ялган диеп аннан гафил булганнары өчен, ягъни Ислам диненең хаклыгыннан да вә үзләренә киләчәк ґәзабтан да гафилләр. (Фиргаун, Ягъкуб балаларына шәһәрдән чыгып китәргә рөхсәт бирмәгәч, Муса г-м Ягъкуб балалары белән төнлә шәһәрдән чыгып китәләр. Фиргаун сизеп артларыннан куа чыкты. Муса бер зур су буена килеп җиткәч таягы белән суга сукты һәм суда 12 юл булды, шул юлдан чыктылар. Фиргаун атлы ґәскәре белән килеп җитеп, шул юллардан кергәннәр иде, су аларны кысып батырып һәлак итте).


وَأَوۡرَثۡنَا ٱلۡقَوۡمَ ٱلَّذِينَ كَانُواْ يُسۡتَضۡعَفُونَ مَشَٰرِقَ ٱلۡأَرۡضِ وَمَغَٰرِبَهَا ٱلَّتِي بَٰرَكۡنَا فِيهَاۖ وَتَمَّتۡ كَلِمَتُ رَبِّكَ ٱلۡحُسۡنَىٰ عَلَىٰ بَنِيٓ إِسۡرَـٰٓءِيلَ بِمَا صَبَرُواْۖ وَدَمَّرۡنَا مَا كَانَ يَصۡنَعُ فِرۡعَوۡنُ وَقَوۡمُهُۥ وَمَا كَانُواْ يَعۡرِشُونَ

Фиргаун заманасында загыйфь саналган Ягъкуб балаларын мәшрыйк тарафында булган шам-шәрифкә вә мәгъриб тарафында Палестин җирләренә хуҗа кылдык, ул шәһәрләрне без бәрәкәтле кылдык һәм Ягькуб балалары сабыр иткәннәре өчен аларга Аллаһ тарафыннан вәгъдә ителгән яхшы сүзләр вә ярдәм тәмам булды. Фиргаун үзе вә кауме төзегән биналарны һәм күтәреп ясаган бакчаларын һәлак иттек.


وَجَٰوَزۡنَا بِبَنِيٓ إِسۡرَـٰٓءِيلَ ٱلۡبَحۡرَ فَأَتَوۡاْ عَلَىٰ قَوۡمٖ يَعۡكُفُونَ عَلَىٰٓ أَصۡنَامٖ لَّهُمۡۚ قَالُواْ يَٰمُوسَى ٱجۡعَل لَّنَآ إِلَٰهٗا كَمَا لَهُمۡ ءَالِهَةٞۚ قَالَ إِنَّكُمۡ قَوۡمٞ تَجۡهَلُونَ

Ягъкуб балаларын дәрьядән үткәрдек, дәрьядән үтеп киткәч, сынымга табынучы каум янына бардылар һәм сынымнарга кызыктылар: "Ий Муса! Син дә безгә шундый сыным ясап бир", – диделәр. Муса әйтте: "Тәхкыйк сез бик надан каумсез, шунлыктан мәгънәсез сүзләрне сөйлисез".



الصفحة التالية
Icon