وَكَذَٰلِكَ نُفَصِّلُ ٱلۡأٓيَٰتِ وَلَعَلَّهُمۡ يَرۡجِعُونَ

Әнә шулай аятьләрне ачык аңлатып бәян кылырбыз, шаять кешеләр азгынлык эшләрен, адашу юлларын ташлап Аллаһуга вә Коръән юлына кайтырлар!


وَٱتۡلُ عَلَيۡهِمۡ نَبَأَ ٱلَّذِيٓ ءَاتَيۡنَٰهُ ءَايَٰتِنَا فَٱنسَلَخَ مِنۡهَا فَأَتۡبَعَهُ ٱلشَّيۡطَٰنُ فَكَانَ مِنَ ٱلۡغَاوِينَ

Кешеләргә без Аңа аятьләр биргән бер кешенең хәбәрен укы! Ул кеше Без биргән аятьләрдән аерылды вә шайтан аны үзенә ияртте, залим һәм азгыннардан булып китте.


وَلَوۡ شِئۡنَا لَرَفَعۡنَٰهُ بِهَا وَلَٰكِنَّهُۥٓ أَخۡلَدَ إِلَى ٱلۡأَرۡضِ وَٱتَّبَعَ هَوَىٰهُۚ فَمَثَلُهُۥ كَمَثَلِ ٱلۡكَلۡبِ إِن تَحۡمِلۡ عَلَيۡهِ يَلۡهَثۡ أَوۡ تَتۡرُكۡهُ يَلۡهَثۚ ذَّـٰلِكَ مَثَلُ ٱلۡقَوۡمِ ٱلَّذِينَ كَذَّبُواْ بِـَٔايَٰتِنَاۚ فَٱقۡصُصِ ٱلۡقَصَصَ لَعَلَّهُمۡ يَتَفَكَّرُونَ

Әгәр теләгән булсак, ул кешене биргән аятьләребез белән бөек дәрәҗәгә күтәрер идек, ләкин ул дөньяга бирелде һәм нәфесенә иярде, аның мисалы эт кеби ки, этне орышсаң да, орышмасаң да телен салындырыр. Ошбу мисал: "Безнең аятьләребезне ялган диючеләрнең, ягъни Коръән белән вәгазьләнмәүче вә аның белән гамәл кылмаучы кешеләрнең, мисалы. Коръәндәге хәбәрләрне сөйлә, шаять фикерләп аңларлар.


سَآءَ مَثَلًا ٱلۡقَوۡمُ ٱلَّذِينَ كَذَّبُواْ بِـَٔايَٰتِنَا وَأَنفُسَهُمۡ كَانُواْ يَظۡلِمُونَ

Аятьләребезне ялган диюче кешеләрнең мисалы нинди яман мисал: "Эт кебиләр", – диелде. Хакны инкяр итүләре белән үзләренә-үзләре золым кылыр булдылар.



الصفحة التالية
Icon