وَقَٰتِلُوهُمۡ حَتَّىٰ لَا تَكُونَ فِتۡنَةٞ وَيَكُونَ ٱلدِّينُ كُلُّهُۥ لِلَّهِۚ فَإِنِ ٱنتَهَوۡاْ فَإِنَّ ٱللَّهَ بِمَا يَعۡمَلُونَ بَصِيرٞ

Ий мөэминнәр, кәферләр белән сугышыгыз, хәтта фетнә беткәнче вә диннең барчасы Аллаһ дине генә булганчы! Әгәр көфердән иманга кайтсалар, Аллаһ аларның эшләрен күрүчедер.


وَإِن تَوَلَّوۡاْ فَٱعۡلَمُوٓاْ أَنَّ ٱللَّهَ مَوۡلَىٰكُمۡۚ نِعۡمَ ٱلۡمَوۡلَىٰ وَنِعۡمَ ٱلنَّصِيرُ

Әгәр алар иманнан баш тартсалар, белегез, ий мөэминнәр, тәхкыйк Аллаһ сезнең саклаучы хуҗагыздыр, алардан һич курыкмагыз! Ул – Аллаһ ни көчле вә ни камил саклаучы.


۞وَٱعۡلَمُوٓاْ أَنَّمَا غَنِمۡتُم مِّن شَيۡءٖ فَأَنَّ لِلَّهِ خُمُسَهُۥ وَلِلرَّسُولِ وَلِذِي ٱلۡقُرۡبَىٰ وَٱلۡيَتَٰمَىٰ وَٱلۡمَسَٰكِينِ وَٱبۡنِ ٱلسَّبِيلِ إِن كُنتُمۡ ءَامَنتُم بِٱللَّهِ وَمَآ أَنزَلۡنَا عَلَىٰ عَبۡدِنَا يَوۡمَ ٱلۡفُرۡقَانِ يَوۡمَ ٱلۡتَقَى ٱلۡجَمۡعَانِۗ وَٱللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيۡءٖ قَدِيرٌ

Вә белегез сугышта ганимәт алган нәрсәгезнең биштән берсе Аллаһуга вә Аның рәсүленәдер, калган дүрт өлеше расүлгә якынлыгы булган кешеләргә, ятимнәргә, мескеннәргә вә мөсафирләргә бирелер, әгәр Аллаһуга һәм бәдер сугышында хак белән батыл аерылган көндә иңдерелгән аятьләргә ышансагыз, ул көндә мөшрикләр гаскәре белән мөэминнәр гаскәре бер-берсенә каршы юлыктылар. Аллаһ һәрнәрсәгә кадир.


إِذۡ أَنتُم بِٱلۡعُدۡوَةِ ٱلدُّنۡيَا وَهُم بِٱلۡعُدۡوَةِ ٱلۡقُصۡوَىٰ وَٱلرَّكۡبُ أَسۡفَلَ مِنكُمۡۚ وَلَوۡ تَوَاعَدتُّمۡ لَٱخۡتَلَفۡتُمۡ فِي ٱلۡمِيعَٰدِ وَلَٰكِن لِّيَقۡضِيَ ٱللَّهُ أَمۡرٗا كَانَ مَفۡعُولٗا لِّيَهۡلِكَ مَنۡ هَلَكَ عَنۢ بَيِّنَةٖ وَيَحۡيَىٰ مَنۡ حَيَّ عَنۢ بَيِّنَةٖۗ وَإِنَّ ٱللَّهَ لَسَمِيعٌ عَلِيمٌ

Менә сез чокырның Мәдинәгә якын тарафында булдыгыз, әмма кәферләр чокырның Мәккә тарафында булдылар, кәрван сездән түбән иде. Әгәр сугышка чыгу өчен алдан вәгъдә куешкан булсагыз, әлбәттә, вәгъдәләрегезне үтәүдә төрлечә булыр идегез, ләкин вәгъдә куешмасагыз да Аллаһ сезне сугышка җыйды, әүвәлдә тәкъдир кылынган эшне тәмам итмәк өчен, һәлак булган кешеләрнең һәлакәте – ачык аңлатканнан соң гына булсын өчен һәм иман белән терелгән кешенең терелүе дә – ачык аңлатканнан соң гына булсын өчен. Шиксез, Аллаһ сезнең сүзләрегезне ишетүче һәм әхвәлләрегезне белүче.



الصفحة التالية
Icon