قُلۡ بِفَضۡلِ ٱللَّهِ وَبِرَحۡمَتِهِۦ فَبِذَٰلِكَ فَلۡيَفۡرَحُواْ هُوَ خَيۡرٞ مِّمَّا يَجۡمَعُونَ

Ий Мухәммәд г-м! Кешеләргә Аллаһуның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары өчен шатлансыннар. Коръән белән гамәл кылу алар җыйган малдан хәерлерәк.


قُلۡ أَرَءَيۡتُم مَّآ أَنزَلَ ٱللَّهُ لَكُم مِّن رِّزۡقٖ فَجَعَلۡتُم مِّنۡهُ حَرَامٗا وَحَلَٰلٗا قُلۡ ءَآللَّهُ أَذِنَ لَكُمۡۖ أَمۡ عَلَى ٱللَّهِ تَفۡتَرُونَ

Әйт: "Әйә күрдегезме Аллаһ сезнең өчен иңдергән ризыкларны, яки үз белдегегез илә кайберләрен хәләл, кайберләрен хәрам кылдыгыз". Янә әйт: "Шулай үз белдегегез белән хөкем итәргә Аллаһ сезгә рөхсәт бирдеме? Яки Аллаһуга ялганны ифтира кыласызмы? Әлбәттә, бу хөкемегез Аллаһуга ифтира.


وَمَا ظَنُّ ٱلَّذِينَ يَفۡتَرُونَ عَلَى ٱللَّهِ ٱلۡكَذِبَ يَوۡمَ ٱلۡقِيَٰمَةِۗ إِنَّ ٱللَّهَ لَذُو فَضۡلٍ عَلَى ٱلنَّاسِ وَلَٰكِنَّ أَكۡثَرَهُمۡ لَا يَشۡكُرُونَ

Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешеләрнең кыямәт көнендә башларына киләчәк эш хакында уйлары ничек икән? Тәхкыйк Аллаһу тәгалә кешеләр өчен, әлбәттә, юмартлык иясе, ләкин күбрәк кешеләр Аның нигъмәтләренә шөкер итмиләр, һаман азгынлыкталар.


وَمَا تَكُونُ فِي شَأۡنٖ وَمَا تَتۡلُواْ مِنۡهُ مِن قُرۡءَانٖ وَلَا تَعۡمَلُونَ مِنۡ عَمَلٍ إِلَّا كُنَّا عَلَيۡكُمۡ شُهُودًا إِذۡ تُفِيضُونَ فِيهِۚ وَمَا يَعۡزُبُ عَن رَّبِّكَ مِن مِّثۡقَالِ ذَرَّةٖ فِي ٱلۡأَرۡضِ وَلَا فِي ٱلسَّمَآءِ وَلَآ أَصۡغَرَ مِن ذَٰلِكَ وَلَآ أَكۡبَرَ إِلَّا فِي كِتَٰبٖ مُّبِينٍ

Син бер эштә булсаң, яки Коръәннән бер сүрә укысаң, яки берәр гамәл кылсагыз, шул эшләрегезне башлаган вакытыгызда без хәзербез вә күреп торабыз. Дәхи Раббыңнан яшерен булмас җирдә вә күкләрдә тузан бөртеге хәтле нәрсә, ул нәрсә – кирәк тузан бөртегеннән зур булсын, кирәк -кечкенә булсын, барчасы өммүл-китапта язылмыш.



الصفحة التالية
Icon