۞سَيَقُولُ ٱلسُّفَهَآءُ مِنَ ٱلنَّاسِ مَا وَلَّىٰهُمۡ عَن قِبۡلَتِهِمُ ٱلَّتِي كَانُواْ عَلَيۡهَاۚ قُل لِّلَّهِ ٱلۡمَشۡرِقُ وَٱلۡمَغۡرِبُۚ يَهۡدِي مَن يَشَآءُ إِلَىٰ صِرَٰطٖ مُّسۡتَقِيمٖ

Кешеләрнең надан ахмаклары әйтерләр: "Мөселманнарны нәрсә мәҗбүр итте кыйблаларын ташлап башка тарафка юнәлергә?" Чөнки Мухәммәд г-м Мәдинәгә күчкәч, сигез ай мәсҗид Әкъсага юнәлеп намаз укыдылар. Соңыннан Аллаһудан әмер булды, мәсҗид Хәрамга юнәлеп укырга. Бу хәлне мөшрикләр белгәч: "Мухәммәд кыйбласын ташлады, диненнән чыкты", – диделәр. Кояш чыгыш тарафы да, кояш батыш тарафы да Аллаһу тәгаләнекедер. Аллаһ, үзе теләгән бәндәсен туры юлга күндерер.


وَكَذَٰلِكَ جَعَلۡنَٰكُمۡ أُمَّةٗ وَسَطٗا لِّتَكُونُواْ شُهَدَآءَ عَلَى ٱلنَّاسِ وَيَكُونَ ٱلرَّسُولُ عَلَيۡكُمۡ شَهِيدٗاۗ وَمَا جَعَلۡنَا ٱلۡقِبۡلَةَ ٱلَّتِي كُنتَ عَلَيۡهَآ إِلَّا لِنَعۡلَمَ مَن يَتَّبِعُ ٱلرَّسُولَ مِمَّن يَنقَلِبُ عَلَىٰ عَقِبَيۡهِۚ وَإِن كَانَتۡ لَكَبِيرَةً إِلَّا عَلَى ٱلَّذِينَ هَدَى ٱللَّهُۗ وَمَا كَانَ ٱللَّهُ لِيُضِيعَ إِيمَٰنَكُمۡۚ إِنَّ ٱللَّهَ بِٱلنَّاسِ لَرَءُوفٞ رَّحِيمٞ

Ий Мухәммәд өммәте сезне хак кыйблага күндергәнебез кебек, сезне гадел, туры җәмәгать кылдык, бу эшегез белән бөтен дөнья кешеләренә шаһид булуыгыз өчен, һәм Мухәммәд г-мдә сезнең хаклыкта булуыгызга шаһит булсын өчен. Ий Мухәммәд г-м, авыштырмадык сине әүвәлге кыйблаң мәсҗид Әкъсадан мәсҗид Хәрамга, мәгәр авыштырдык белмәк өчен, шул вакытта кем пәйгамбәргә риза булып иярер, кем риза булмыйча диненнән чыгар. Шиксез, кыйбланы алыштыру авыр булды иманы загыйф кешеләргә, хәттә кайберләре диннән чыгып, кәфер булдылар. Кыйбла алышынгач, яһүдләр әйттеләр: "Мәсҗид Әкъсага юнәлеп укыган намазларыгыз юкка чыкты", – дип. Аллаһ әйтте: "Аллаһ сезнең иманыгызны һәм савабыгызны югалтыр булмады". Дөреслектә, Аллаһ кешеләргә рәхмәт кылучы, аларны кызганучы.



الصفحة التالية
Icon