قَالُوٓاْ أَجِئۡتَنَا لِتَلۡفِتَنَا عَمَّا وَجَدۡنَا عَلَيۡهِ ءَابَآءَنَا وَتَكُونَ لَكُمَا ٱلۡكِبۡرِيَآءُ فِي ٱلۡأَرۡضِ وَمَا نَحۡنُ لَكُمَا بِمُؤۡمِنِينَ

Кәферләр әйттеләр: "Сез безне аталарыбыз тоткан диннән туктатыр өчен һәм җир өстендә үзегез генә баш булыр өчен килдегезме? Без сезгә иман китерәчәк түгелләрбез".


وَقَالَ فِرۡعَوۡنُ ٱئۡتُونِي بِكُلِّ سَٰحِرٍ عَلِيمٖ

Фиргаун үзенең ярдәмчеләренә әйтте: "Барча маһир – оста сихерчеләрне җыеп миңа китерегез".


فَلَمَّا جَآءَ ٱلسَّحَرَةُ قَالَ لَهُم مُّوسَىٰٓ أَلۡقُواْ مَآ أَنتُم مُّلۡقُونَ

Сихерчеләр бар да җыелып килгәч, Муса аларга әйтте: "Сихерләп китергән нәрсәләрегезне җиргә салыгыз!"


فَلَمَّآ أَلۡقَوۡاْ قَالَ مُوسَىٰ مَا جِئۡتُم بِهِ ٱلسِّحۡرُۖ إِنَّ ٱللَّهَ سَيُبۡطِلُهُۥٓ إِنَّ ٱللَّهَ لَا يُصۡلِحُ عَمَلَ ٱلۡمُفۡسِدِينَ

Сихерчеләр сихерләгән арканнарын җиргә салгач, Муса әйтте: "Сезнең бу нәрсәләрегез бар да сихер. Әлбәттә, Аллаһ сезнең сихерегезне батыл – көчсез кылыр, тәхкыйк Аллаһ ялганчы фәсыйкларның эшен ихлас кылмас, юлга салмас!"


وَيُحِقُّ ٱللَّهُ ٱلۡحَقَّ بِكَلِمَٰتِهِۦ وَلَوۡ كَرِهَ ٱلۡمُجۡرِمُونَ

Аллаһу тәгалә хак эшнең хаклыгын дөресләр үзенең сүзе белән, гәрчә кәферләр мәкрүһ күрсәләр дә.



الصفحة التالية
Icon