ثُمَّ نُنَجِّي رُسُلَنَا وَٱلَّذِينَ ءَامَنُواْۚ كَذَٰلِكَ حَقًّا عَلَيۡنَا نُنجِ ٱلۡمُؤۡمِنِينَ

Соңра Без рәсүлебезне вә аларга ияргән мөэминнәрне коткарырбыз. Мөэминнәрне коткармак Безгә тиеш вә лязем булды.


قُلۡ يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّاسُ إِن كُنتُمۡ فِي شَكّٖ مِّن دِينِي فَلَآ أَعۡبُدُ ٱلَّذِينَ تَعۡبُدُونَ مِن دُونِ ٱللَّهِ وَلَٰكِنۡ أَعۡبُدُ ٱللَّهَ ٱلَّذِي يَتَوَفَّىٰكُمۡۖ وَأُمِرۡتُ أَنۡ أَكُونَ مِنَ ٱلۡمُؤۡمِنِينَ

Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Ий адәмнәр, әгәр сез, мин китергән диннең хаклыгына шикләнер булсагыз, тәхкыйк мин гыйбадәт кылмыймын Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга, ләкин сезнең җаныгызны ала торган Аллаһуга гыйбадәт кыламын һәм мин мөэминнәрдән булырга боерылдым.


وَأَنۡ أَقِمۡ وَجۡهَكَ لِلدِّينِ حَنِيفٗا وَلَا تَكُونَنَّ مِنَ ٱلۡمُشۡرِكِينَ

Дәхи ихлас күңел белән хак тарафында булган дингә йөзеңне юнәлдер, дип боерылдым һәм дә, әлбәттә, мөшрикләрдән булма, дип боерылдым.


وَلَا تَدۡعُ مِن دُونِ ٱللَّهِ مَا لَا يَنفَعُكَ وَلَا يَضُرُّكَۖ فَإِن فَعَلۡتَ فَإِنَّكَ إِذٗا مِّنَ ٱلظَّـٰلِمِينَ

Дәхи сиңа файда да, зарар да итә алмаган сынымнарга гыйбадәт итмә, дип боерылдым". Әгәр син бу эшләрне эшләсәң, әлбәттә, залимнәрдән булырсың.


وَإِن يَمۡسَسۡكَ ٱللَّهُ بِضُرّٖ فَلَا كَاشِفَ لَهُۥٓ إِلَّا هُوَۖ وَإِن يُرِدۡكَ بِخَيۡرٖ فَلَا رَآدَّ لِفَضۡلِهِۦۚ يُصِيبُ بِهِۦ مَن يَشَآءُ مِنۡ عِبَادِهِۦۚ وَهُوَ ٱلۡغَفُورُ ٱلرَّحِيمُ

Әгәр Аллаһ сиңа бер зарарны бирсә, ул зарарны синнән алырга Аңардан башка зат юк, әгәр сиңа бер нигъмәт бирергә теләсә, Аның юмартлыгыннан биреләчәк нигъмәтне кире алучы юк. Бәндәләреннән үзе теләгәннәренә бирер ул нигъмәтне. Вә Ул ярлыкаучы вә рәхимле.



الصفحة التالية
Icon