ٱلَّذِينَ ءَاتَيۡنَٰهُمُ ٱلۡكِتَٰبَ يَعۡرِفُونَهُۥ كَمَا يَعۡرِفُونَ أَبۡنَآءَهُمۡۖ وَإِنَّ فَرِيقٗا مِّنۡهُمۡ لَيَكۡتُمُونَ ٱلۡحَقَّ وَهُمۡ يَعۡلَمُونَ

Без китап биргән – яһүд һәм насара Мухәммәд г-мне үз балаларын таныган кебек таныйлар. Алардан бер фирка беләләр аның пәйгамбәр икәнлеген, ләкин хакны яшерәләр, Коръәнгә һәм пәйгамбәргә ышанмыйлар.


ٱلۡحَقُّ مِن رَّبِّكَ فَلَا تَكُونَنَّ مِنَ ٱلۡمُمۡتَرِينَ

Хаклык Раббыңнан, ягъни Аллаһудан килгән вәхий һәммәсе хак, вәхийгә шикләнүчеләрдән булма!


وَلِكُلّٖ وِجۡهَةٌ هُوَ مُوَلِّيهَاۖ فَٱسۡتَبِقُواْ ٱلۡخَيۡرَٰتِۚ أَيۡنَ مَا تَكُونُواْ يَأۡتِ بِكُمُ ٱللَّهُ جَمِيعًاۚ إِنَّ ٱللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَيۡءٖ قَدِيرٞ

Һәр милләтнең үз кыйбласы бар, һәрберсе үз кыйбласына юнәлер. Ләкин мөшрикләрнең кыйблалары батыл. Әммә мөселманнарның кыйбласы хак кыйбладыр. Сез мөселманнар яхшы эштә ярышыгыз һәм алга чыгыгыз! Кайда гына булсагыз да, Аллаһ барыгызны да хөкем итәр өчен бер урынга җыяр, әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер.


وَمِنۡ حَيۡثُ خَرَجۡتَ فَوَلِّ وَجۡهَكَ شَطۡرَ ٱلۡمَسۡجِدِ ٱلۡحَرَامِۖ وَإِنَّهُۥ لَلۡحَقُّ مِن رَّبِّكَۗ وَمَا ٱللَّهُ بِغَٰفِلٍ عَمَّا تَعۡمَلُونَ

Сәфәргә кайсы урыннан чыксаң да, намаз укыганда йөзеңне кәгъбаттуллага юнәлдер! Бу эш Раббыңнан хак булган әмердер, Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегездән гафил түгел.



الصفحة التالية
Icon