يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ كُلُواْ مِن طَيِّبَٰتِ مَا رَزَقۡنَٰكُمۡ وَٱشۡكُرُواْ لِلَّهِ إِن كُنتُمۡ إِيَّاهُ تَعۡبُدُونَ

Ий мөэминнәр! Без сезгә биргән пакь, хәләл ризыклардан гына ашагыз һәм Аллаһуга шөкер итегез, әгәр Аңа гына гыйбадәт кылучы булсагыз!


إِنَّمَا حَرَّمَ عَلَيۡكُمُ ٱلۡمَيۡتَةَ وَٱلدَّمَ وَلَحۡمَ ٱلۡخِنزِيرِ وَمَآ أُهِلَّ بِهِۦ لِغَيۡرِ ٱللَّهِۖ فَمَنِ ٱضۡطُرَّ غَيۡرَ بَاغٖ وَلَا عَادٖ فَلَآ إِثۡمَ عَلَيۡهِۚ إِنَّ ٱللَّهَ غَفُورٞ رَّحِيمٌ

Әлбәттә, Аллаһ сезгә үлгән хайван итен, бугаз канын, дуңгыз итен һәм Аллаһудан башка затның исеме белән бугазланган хайван итен хәрам кылды. (Мәсәлән: бер кабер иясенә атап бугазланган хайван ите хәрамдыр). Берегез һич ашарга тапмаса, ачка үлү ихтималы булганда, җан саклау өчен золым итүдән башка һәм җан саклаудан артыгын ашап, чиктән үтеп китүдән башка ашаса, гөнаһ юктыр. Мондый хәлләрдә Мин ярлыкаучымын, рәхимлемен.


إِنَّ ٱلَّذِينَ يَكۡتُمُونَ مَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ مِنَ ٱلۡكِتَٰبِ وَيَشۡتَرُونَ بِهِۦ ثَمَنٗا قَلِيلًا أُوْلَـٰٓئِكَ مَا يَأۡكُلُونَ فِي بُطُونِهِمۡ إِلَّا ٱلنَّارَ وَلَا يُكَلِّمُهُمُ ٱللَّهُ يَوۡمَ ٱلۡقِيَٰمَةِ وَلَا يُزَكِّيهِمۡ وَلَهُمۡ عَذَابٌ أَلِيمٌ

Шиксез, залим галимнәр Аллаһу иңдергән Коръән хөкемнәрен надан мөселманнардан яшерәләр һәм Аллаһ хөкемнәрен бетәчәк дөньяның аз малына саталар. Ягъни, бидеґәт гамәлләр белән мөселманнарны алдыйлар һәм ашларын ашап, акчаларын алалар. Әнә шул аш ашар, акча алыр өчен Коръән хөкемнәрен яшерүче, үзгәртүче залимнәр ахирәттә һич файдалы ризык ашамаслар, мәгәр карыннарына ут ашарлар, ул көндә Аллаһ алар белән сөйләшмәс һәм аларны гөнаһларыннан пакьламас һәм аларга рәнҗешүче каты ґәзаб булыр.



الصفحة التالية
Icon