وَجَعَلۡنَا لَكُمۡ فِيهَا مَعَٰيِشَ وَمَن لَّسۡتُمۡ لَهُۥ بِرَٰزِقِينَ

Вә ул җирдә сезгә яшәү өчен кирәк нәрсәләрне һәммәсен бар кылдык, дәхи сез аларны ашатмый тәрбияләми торган кыр хайваннарын сезнең файдага бар кылдык.


وَإِن مِّن شَيۡءٍ إِلَّا عِندَنَا خَزَآئِنُهُۥ وَمَا نُنَزِّلُهُۥٓ إِلَّا بِقَدَرٖ مَّعۡلُومٖ

Вә һәрнәрсәнең хәзинәсе Безнең кулыбызда, вә аны иңдергәндә мәгълүм үлчәү белән генә иңдерәбез.


وَأَرۡسَلۡنَا ٱلرِّيَٰحَ لَوَٰقِحَ فَأَنزَلۡنَا مِنَ ٱلسَّمَآءِ مَآءٗ فَأَسۡقَيۡنَٰكُمُوهُ وَمَآ أَنتُمۡ لَهُۥ بِخَٰزِنِينَ

Дәхи болытны китерүче җилне җибәрдек вә күктән яңгыр иңдереп, сезне суга тук иттек, боларны сез булдыручы вә саклаучы да түгелсез, фәкать Безнең рәхмәтебездәндер.


وَإِنَّا لَنَحۡنُ نُحۡيِۦ وَنُمِيتُ وَنَحۡنُ ٱلۡوَٰرِثُونَ

Вә тәхкыйк Без тергезәбез вә үтерәбез, вә Без һәр нәрсәгә варис-хуҗабыз.


وَلَقَدۡ عَلِمۡنَا ٱلۡمُسۡتَقۡدِمِينَ مِنكُمۡ وَلَقَدۡ عَلِمۡنَا ٱلۡمُسۡتَـٔۡخِرِينَ

Сезнең элек яшәп киткәннәрегезне дә, вә сездән соң яшәргә киләчәк кешеләрегезне дә Без бик яхшы беләбез.


وَإِنَّ رَبَّكَ هُوَ يَحۡشُرُهُمۡۚ إِنَّهُۥ حَكِيمٌ عَلِيمٞ

Дәхи сезнең Раббыгыз кыямәт көнне кешеләрне каберләреннән кубарыр, Ул хөкем итүче, белүче.



الصفحة التالية
Icon