إِلَّا عِبَادَكَ مِنۡهُمُ ٱلۡمُخۡلَصِينَ

Мәгәр ихлас, сиңа гыйбадәт кылучы колларыңа көчем җитмәс, аларны аздыра алмам".


قَالَ هَٰذَا صِرَٰطٌ عَلَيَّ مُسۡتَقِيمٌ

Аллаһу тәгалә әйтте: "Бәндәләремнең миңа буйсынып, миңа гына гыйбадәт кылулары Минем туры юлымдыр.


إِنَّ عِبَادِي لَيۡسَ لَكَ عَلَيۡهِمۡ سُلۡطَٰنٌ إِلَّا مَنِ ٱتَّبَعَكَ مِنَ ٱلۡغَاوِينَ

Әлбәттә, итагать итүче ихлас колларым, алар зарарына йөрергә сиңа ирек юк, мәгәр берәү азып, сиңа иярсә, ул азган кешене үзеңә ияртә алырсың.


وَإِنَّ جَهَنَّمَ لَمَوۡعِدُهُمۡ أَجۡمَعِينَ

Ий Иблис, сиңа ияргәннәрнең (зарчасының вәгъдә ителгән урыннары җәһәннәмдер.


لَهَا سَبۡعَةُ أَبۡوَٰبٖ لِّكُلِّ بَابٖ مِّنۡهُمۡ جُزۡءٞ مَّقۡسُومٌ

Ул җәһәннәмнең җиде ишеге бар, һәрбер ишегеннән кертү өчен бүленгән кешеләр булыр.


إِنَّ ٱلۡمُتَّقِينَ فِي جَنَّـٰتٖ وَعُيُونٍ

Тәхкыйк Аллаһ хөкемнәренә хыйлафлык кылудан һәм гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөселманнар җәннәтләрдә тәмле елгалар буенда рәхәттә булырлар.


ٱدۡخُلُوهَا بِسَلَٰمٍ ءَامِنِينَ

Фәрештәләр әйттеләр: "Һәр тарафтан имин, тыныч вә сәламәт булып ошбу җәннәтләргә керегез".



الصفحة التالية
Icon