وَلَا تَأۡكُلُوٓاْ أَمۡوَٰلَكُم بَيۡنَكُم بِٱلۡبَٰطِلِ وَتُدۡلُواْ بِهَآ إِلَى ٱلۡحُكَّامِ لِتَأۡكُلُواْ فَرِيقٗا مِّنۡ أَمۡوَٰلِ ٱلنَّاسِ بِٱلۡإِثۡمِ وَأَنتُمۡ تَعۡلَمُونَ

Малларыгызны үз арагызда хыянәт юлы белән ашамагыз, һәм кешеләрнең малларын хөкем аркылы золымлык белән алыр өчен казыйлар, хөкемдарлар алдына малыгызны салмагыз – ришвәт бирмәгез! Үзегез беләсез бу эшнең золым икәнен.


۞يَسۡـَٔلُونَكَ عَنِ ٱلۡأَهِلَّةِۖ قُلۡ هِيَ مَوَٰقِيتُ لِلنَّاسِ وَٱلۡحَجِّۗ وَلَيۡسَ ٱلۡبِرُّ بِأَن تَأۡتُواْ ٱلۡبُيُوتَ مِن ظُهُورِهَا وَلَٰكِنَّ ٱلۡبِرَّ مَنِ ٱتَّقَىٰۗ وَأۡتُواْ ٱلۡبُيُوتَ مِنۡ أَبۡوَٰبِهَاۚ وَٱتَّقُواْ ٱللَّهَ لَعَلَّكُمۡ تُفۡلِحُونَ

Ий Мухәммәд г-м! Синнән ай хәлен сорашалар. Ул ай – кешеләр өчен вакытларны күрсәтә торган һәм хаҗ аен, хаҗ көннәрен белдерә торган әсбаб, диген. (Мөшрикләр хаҗ көннәрендә башны кояштан яшерергә ярамый дип, өйләренең кыегын һәм түшәмен алып, өйләренә өстән төшеп йөргәннәр. Мөселманнарда бу эшне эшләмәсеннәр өчен Аллаһ түбәндәге аятьне иңдерде). Өйләрегезгә түшәмнәрен алып керүегез изгелек түгел, ләкин изгелек, Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланудыр. Шулай булгач, өйләрегезгә ишекләреннән керегез! Шаять, өстенлек табарсыз.


وَقَٰتِلُواْ فِي سَبِيلِ ٱللَّهِ ٱلَّذِينَ يُقَٰتِلُونَكُمۡ وَلَا تَعۡتَدُوٓاْۚ إِنَّ ٱللَّهَ لَا يُحِبُّ ٱلۡمُعۡتَدِينَ

Аллаһ юлында сугышыгыз, сезгә каршы сугыш башлаган кәферләр белән! Ләкин чиктән үтмәгез, ягъни үзегез сугыш башламагыз, сугыш башламау килешүен бозмагыз, сугышка катнашмаган кешене үтермәгез һәм әсирләрне җәберләмәгез! Аллаһ, әлбәттә, чиктән үтүчеләрне сөйми.



الصفحة التالية
Icon