وَرَفَعۡنَٰهُ مَكَانًا عَلِيًّا

Вә Без аны күтәрдек югары урынга, күккә яки җәннәткә.


أُوْلَـٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ أَنۡعَمَ ٱللَّهُ عَلَيۡهِم مِّنَ ٱلنَّبِيِّـۧنَ مِن ذُرِّيَّةِ ءَادَمَ وَمِمَّنۡ حَمَلۡنَا مَعَ نُوحٖ وَمِن ذُرِّيَّةِ إِبۡرَٰهِيمَ وَإِسۡرَـٰٓءِيلَ وَمِمَّنۡ هَدَيۡنَا وَٱجۡتَبَيۡنَآۚ إِذَا تُتۡلَىٰ عَلَيۡهِمۡ ءَايَٰتُ ٱلرَّحۡمَٰنِ خَرُّواْۤ سُجَّدٗاۤ وَبُكِيّٗا۩

Югарыда зекер ителгән пәйгамбәрләр, аларга Аллаһ пәйгамбәрлекне ингам кылды, Адәм г-м балаларыннан Идрисне, вә көймәдә Нух г-м белән бергә күтәрдек Без кешеләрнең балаларыннан Ибраһим г-мне, вә Ибраһим балаларыннан, вә Исмагыйл г-м балаларыннан Исхак, Ягькуб, Муса, Һарун, Зәкәрья, Яхъя вә Гыйсаларны пәйгамбәр кылдык. Ошбу зекер ителмеш затлар, Безнең туры юлга күндерелмеш вә пәйгамбәрлеккә сайланмыш кешеләр. Әгәр аларга Аллаһуның аятьләре укылса, сәҗдәгә китеп елыйлар.


۞فَخَلَفَ مِنۢ بَعۡدِهِمۡ خَلۡفٌ أَضَاعُواْ ٱلصَّلَوٰةَ وَٱتَّبَعُواْ ٱلشَّهَوَٰتِۖ فَسَوۡفَ يَلۡقَوۡنَ غَيًّا

Ул пәйгамбәрләрдән соң явыз кавем килде, алар намазларын кичектереп, казага калдырып яки бөтенләй укымыйча заигъ иттеләр, вә шәһвәткә, нәфес теләгән нәрсәләргә иярделәр, алар тиздән ахирәттә явыз газапка очраучылардыр.


إِلَّا مَن تَابَ وَءَامَنَ وَعَمِلَ صَٰلِحٗا فَأُوْلَـٰٓئِكَ يَدۡخُلُونَ ٱلۡجَنَّةَ وَلَا يُظۡلَمُونَ شَيۡـٔٗا

Мәгәр иман китереп, тәүбә итеп төзәлеп изге гамәлләр кылганнары җәннәткә керерләр, аларга хаксыз золым итү булмас.



الصفحة التالية
Icon