إِنَّ ٱلسَّاعَةَ ءَاتِيَةٌ أَكَادُ أُخۡفِيهَا لِتُجۡزَىٰ كُلُّ نَفۡسِۭ بِمَا تَسۡعَىٰ

Тәхкыйк кыямәт киләчәк, аның кайчан булачагын яшерүне телим, соңра, вакыт җиткәч, кыямәтне булдырырмын, һәрбер кеше тырышып эшләгән изге эшенең яки явыз эшенең җәзасын алсын өчен.


فَلَا يَصُدَّنَّكَ عَنۡهَا مَن لَّا يُؤۡمِنُ بِهَا وَٱتَّبَعَ هَوَىٰهُ فَتَرۡدَىٰ

Берәүнең кыямәт көненә ышанмавы һәм нәфесенә ияреп, явыз эшләрне эшләве сине кыямәтнең булачагына ышанудан тыймасын, ул вакытта син һәлак булырсың.


وَمَا تِلۡكَ بِيَمِينِكَ يَٰمُوسَىٰ

Аллаһ, Мусадан сорады: "Ий Муса, синең кулында нәрсә бар".


قَالَ هِيَ عَصَايَ أَتَوَكَّؤُاْ عَلَيۡهَا وَأَهُشُّ بِهَا عَلَىٰ غَنَمِي وَلِيَ فِيهَا مَـَٔارِبُ أُخۡرَىٰ

Муса әйтте: "Йә Рабби, кулымдагы нәрсә таягымдыр, шул таягыма таянып йөрим, вә ул таягым белән куйларыма агач яфракларын сугып төшерәмен һәм ул таяктан миңа башка файдалар да бар".


قَالَ أَلۡقِهَا يَٰمُوسَىٰ

Аллаһ әйтте: "Ий Муса, таягыңны ташлагыл җиргә".


فَأَلۡقَىٰهَا فَإِذَا هِيَ حَيَّةٞ تَسۡعَىٰ

Муса таякны җиргә ыргытты. Ул таяк җиргә төшү белән корсагында ашыгып йөрүче зур елан булды.



الصفحة التالية
Icon