إِذۡ أَوۡحَيۡنَآ إِلَىٰٓ أُمِّكَ مَا يُوحَىٰٓ

Беренче мәртәбә ингам итүебез сиңа вәхий иткән нәрсәне анаңа вәхий итүебез булды.


أَنِ ٱقۡذِفِيهِ فِي ٱلتَّابُوتِ فَٱقۡذِفِيهِ فِي ٱلۡيَمِّ فَلۡيُلۡقِهِ ٱلۡيَمُّ بِٱلسَّاحِلِ يَأۡخُذۡهُ عَدُوّٞ لِّي وَعَدُوّٞ لَّهُۥۚ وَأَلۡقَيۡتُ عَلَيۡكَ مَحَبَّةٗ مِّنِّي وَلِتُصۡنَعَ عَلَىٰ عَيۡنِيٓ

Сине табутка салып Нил дәрьясына агызырга анаңа, вәхий иттек вә зарар тидермичә корыга чыгар, дип, Нилгә вәхий иттек, Минем дошманым вә Мусаның дошманы Фиргаун алсын өчен. Ий Муса үземнән сиңа мәхәббәт салдым ки һәркем хәтта Фиргаун сине сөйде, Минем күз алдымда тәрбия ителмәклегең өчен.


إِذۡ تَمۡشِيٓ أُخۡتُكَ فَتَقُولُ هَلۡ أَدُلُّكُمۡ عَلَىٰ مَن يَكۡفُلُهُۥۖ فَرَجَعۡنَٰكَ إِلَىٰٓ أُمِّكَ كَيۡ تَقَرَّ عَيۡنُهَا وَلَا تَحۡزَنَۚ وَقَتَلۡتَ نَفۡسٗا فَنَجَّيۡنَٰكَ مِنَ ٱلۡغَمِّ وَفَتَنَّـٰكَ فُتُونٗاۚ فَلَبِثۡتَ سِنِينَ فِيٓ أَهۡلِ مَدۡيَنَ ثُمَّ جِئۡتَ عَلَىٰ قَدَرٖ يَٰمُوسَىٰ

Фиргаун Мусаны судан алгач, күкрәк сөтен имезү өчен күп хатыннарны чакырып имезеп карадылар, ләкин Муса һичберсен кабул итмәде. Шул вакытта Мусаның кыз кардәше Фиргаун йортына килде, ул әйтте: "Бу сабыйны тәрбияләп үстерү өчен яхшы хатыннан хәбәр биримме?" – дип. Соңра Мусаның анасын алып килделәр, Муса, әлбәттә, үз анасын кабул итте. Без сине үз анаңа кайтардык, сине күреп анаңның күзләре карарлансын вә тынычланып кайгысы бетсен өчен. Ий Муса, син бер имансыз кыйбтыйны үтердең, бу эшеңнең җәзасын алудан Без сине коткардык вә сине төрле мәшәкатьләргә төшереп сынадык. Син Мәдйән кавеме эчендә Шөґәеб пәйгамбәр янында ун ел тордың, соңра пәйгамбәр булырга тәгаенләнгән вакытта Мысырга килдең, ий Муса!



الصفحة التالية
Icon