فَأَتۡبَعَهُمۡ فِرۡعَوۡنُ بِجُنُودِهِۦ فَغَشِيَهُم مِّنَ ٱلۡيَمِّ مَا غَشِيَهُمۡ

Фиргаун үзенең гаскәрен алып, Мусаны тотарга артларыннан куа чыкты, атлы гаскәре белән Муса артыннан коры юл белән диңгезгә керделәр, диңгез кушылып һәммәсе һәлак булдылар.


وَأَضَلَّ فِرۡعَوۡنُ قَوۡمَهُۥ وَمَا هَدَىٰ

Фиргавен үз кавемен аздырды, аларны туры юлга күндермәде.


يَٰبَنِيٓ إِسۡرَـٰٓءِيلَ قَدۡ أَنجَيۡنَٰكُم مِّنۡ عَدُوِّكُمۡ وَوَٰعَدۡنَٰكُمۡ جَانِبَ ٱلطُّورِ ٱلۡأَيۡمَنَ وَنَزَّلۡنَا عَلَيۡكُمُ ٱلۡمَنَّ وَٱلسَّلۡوَىٰ

Ий Ягькуб балалары, тәхкыйк Без сезне дошманыгыз Фиргавеннән коткардык, вә Тур тавы янында Мусаның уң ягыннан сезгә Тәүратны вәгъдә иттек, вә сезгә ашарга күктән ширбәт һәм кош итен иңдердек.


كُلُواْ مِن طَيِّبَٰتِ مَا رَزَقۡنَٰكُمۡ وَلَا تَطۡغَوۡاْ فِيهِ فَيَحِلَّ عَلَيۡكُمۡ غَضَبِيۖ وَمَن يَحۡلِلۡ عَلَيۡهِ غَضَبِي فَقَدۡ هَوَىٰ

Без биргән ризыклардан яхшысын ашагыз, көфран нигъмәт итеп гөнаһ эшләүдә чиктән узмагыз, югыйсә, сезгә ачуым тияр, берәүгә Минем ачуым иңсә, тәхкыйк ул кеше һәлак булды.


وَإِنِّي لَغَفَّارٞ لِّمَن تَابَ وَءَامَنَ وَعَمِلَ صَٰلِحٗا ثُمَّ ٱهۡتَدَىٰ

Тәүбә итеп иман китергән вә Коръән юлы белән изге гамәлләр кылган, соңра туры юлга күнелеп үлгәнче хак юлда таза торган кешеләрне Мин, әлбәттә, ярлыкаучымын.



الصفحة التالية
Icon