قَالَ فَٱذۡهَبۡ فَإِنَّ لَكَ فِي ٱلۡحَيَوٰةِ أَن تَقُولَ لَا مِسَاسَۖ وَإِنَّ لَكَ مَوۡعِدٗا لَّن تُخۡلَفَهُۥۖ وَٱنظُرۡ إِلَىٰٓ إِلَٰهِكَ ٱلَّذِي ظَلۡتَ عَلَيۡهِ عَاكِفٗاۖ لَّنُحَرِّقَنَّهُۥ ثُمَّ لَنَنسِفَنَّهُۥ فِي ٱلۡيَمِّ نَسۡفًا

Муса Самиригә әйтте: "Бар, арабыздан кит, ләкин һичкемгә катнаша алмассың һәм сиңа һичкем килә алмас, дөньядагы ґәзабың өстенә ахирәттә дә сиңа газап вәгъдә ителгән ки, аннан котыла алмассың. Ий Самири, кара минем Илаһәм дигән бозавыңны утта яндырабыз, соңра көлен күккә очырабыз! (Муса Самирине ком сахрәсенә куып җибәрә, шунда зәхмәтләнеп йөреп һәлак була.)


إِنَّمَآ إِلَٰهُكُمُ ٱللَّهُ ٱلَّذِي لَآ إِلَٰهَ إِلَّا هُوَۚ وَسِعَ كُلَّ شَيۡءٍ عِلۡمٗا

Бәлки борчагызның да гыйбадәт кылырга тиешле булган Илаһәгез Аллаһу тәгаләдер, Аңардан башка һичбер Илаһә юк, мәгәр Ул үзе генә. Аның белеме һәрнәрсәдән киң булып, вөҗүдтә бар нәрсәне белеме эченә сыйдырды.


كَذَٰلِكَ نَقُصُّ عَلَيۡكَ مِنۡ أَنۢبَآءِ مَا قَدۡ سَبَقَۚ وَقَدۡ ءَاتَيۡنَٰكَ مِن لَّدُنَّا ذِكۡرٗا

Ий Мухәммәд г-м, әнә шулай үткәндәге кавемнәрнең хәбәрләрен сиңа укыйбыз. Тәхкыйк Без сиңа үз хозурыбыздан Коръәнне бирдек, ул Коръәндә һәрберсенең хәбәре бар.


مَّنۡ أَعۡرَضَ عَنۡهُ فَإِنَّهُۥ يَحۡمِلُ يَوۡمَ ٱلۡقِيَٰمَةِ وِزۡرًا

Берәү Коръәннән баш тартса, әлбәттә, ул кеше кыямәт көнендә каты ґәзабны күтәрер.



الصفحة التالية
Icon