وَمِنَ ٱلشَّيَٰطِينِ مَن يَغُوصُونَ لَهُۥ وَيَعۡمَلُونَ عَمَلٗا دُونَ ذَٰلِكَۖ وَكُنَّا لَهُمۡ حَٰفِظِينَ

Дәхи Сөләйманга шайтаннарны итагать иттердек, диңгезгә чумып җәүһәр ташларын чыгара торганнарын вә диңгезгә чумудан башка да эшләрне беләләр иде. Вә Без аларны карап тордык Сөләйманга итагать итсеннәр өчен.


۞وَأَيُّوبَ إِذۡ نَادَىٰ رَبَّهُۥٓ أَنِّي مَسَّنِيَ ٱلضُّرُّ وَأَنتَ أَرۡحَمُ ٱلرَّـٰحِمِينَ

Вә Әййубне дә хәтерләгез, Ул Раббысына дога кылды: "Ий Раббым мине сырхау вә катылык тотты, вә Син рәхмәт итүчеләрнең иң рәхимлесе, миңа да рәхмәт ит".


فَٱسۡتَجَبۡنَا لَهُۥ فَكَشَفۡنَا مَا بِهِۦ مِن ضُرّٖۖ وَءَاتَيۡنَٰهُ أَهۡلَهُۥ وَمِثۡلَهُم مَّعَهُمۡ رَحۡمَةٗ مِّنۡ عِندِنَا وَذِكۡرَىٰ لِلۡعَٰبِدِينَ

Без аның догасын кабул иттек вә аңарда булган сырхау һәм бәлане җибәрдек вә анар өй әһелләрен кайтарып бирдек, вә балаларын, малларын ике өлеш арттырып бирдек үз хозурымыздан рәхмәт йөзеннән, вә Аллаһ колларына гыйбрәт булсын өчен.


وَإِسۡمَٰعِيلَ وَإِدۡرِيسَ وَذَا ٱلۡكِفۡلِۖ كُلّٞ مِّنَ ٱلصَّـٰبِرِينَ

Вә Исмагыйлне, вә Идрисне, вә Зүл-кифелне хәтерләгез, боларның барчасы бәла-казаларга сабыр итүчеләрдән иде.


وَأَدۡخَلۡنَٰهُمۡ فِي رَحۡمَتِنَآۖ إِنَّهُم مِّنَ ٱلصَّـٰلِحِينَ

Без аларны рәхмәтебезгә керттек, чөнки алар чын изгеләрдән иделәр.



الصفحة التالية
Icon