نِسَآؤُكُمۡ حَرۡثٞ لَّكُمۡ فَأۡتُواْ حَرۡثَكُمۡ أَنَّىٰ شِئۡتُمۡۖ وَقَدِّمُواْ لِأَنفُسِكُمۡۚ وَٱتَّقُواْ ٱللَّهَ وَٱعۡلَمُوٓاْ أَنَّكُم مُّلَٰقُوهُۗ وَبَشِّرِ ٱلۡمُؤۡمِنِينَ

Хатыннарыгыз сезгә игенлек урыны, үзегез теләгән яктан игенлекләрегезгә килегез! Ягыш алдан булса да, арттан булса да, ләкин фәкать алдагы юлга керегез! Хатыннарыгыз белән эш кылганда яхшылыкны үзегез башлап кылыгыз, якынлык кылырга да үзегез башлагыз, бисмиллә әйтегез, Аллаһудан изге бала сорагыз! Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Яхшы белегез, ахирәттә, әлбәттә, Аллаһуга юлыгырсыз. Мөэминнәрне җәннәт һәм хур кызлары белән шатландыр.


وَلَا تَجۡعَلُواْ ٱللَّهَ عُرۡضَةٗ لِّأَيۡمَٰنِكُمۡ أَن تَبَرُّواْ وَتَتَّقُواْ وَتُصۡلِحُواْ بَيۡنَ ٱلنَّاسِۚ وَٱللَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٞ

Ий мөэминнәр! Антыгызны Аллаһуга сылтау кылмагыз, ягъни гөнаһлы эшләрне эшләр өчен вә яхшы эшләрне эшләмәс өчен, Аллаһ исеме илә ант итмәгез, аннары бу яхшы эшне эшләр идем, ләкин ул эшне эшләмәскә ант иткән идем, димәгез. Әгәр берәр сәваблы эшне эшләмим дигән, яки берәр гөнаһлы эшне эшләрмен дигән антыгыз булса, ул антны бозыгыз да яхшы эшләрне эшләгез! Әммә антыгызны бозган өчен кәффәрәт бирегез, ягъни өч көн рузә тотыгыз. Бит Аллаһ барча сүзләрне ишетүче һәм һәр нәрсәне белүче.


لَّا يُؤَاخِذُكُمُ ٱللَّهُ بِٱللَّغۡوِ فِيٓ أَيۡمَٰنِكُمۡ وَلَٰكِن يُؤَاخِذُكُم بِمَا كَسَبَتۡ قُلُوبُكُمۡۗ وَٱللَّهُ غَفُورٌ حَلِيمٞ

Аллаһ сезне ґәзаб белән тотмас буш антларыгыз өчен, ягъни дөрес дип белеп хатага ант итеп, соңра хаталыгы мәгълүм булгач, бу антны үтәмисез һәм кәффәрәтен дә бирмисез. Ләкин Аллаһ тотар сезне, хата икәнен белеп явыз ният белән ант итсәгез. Әнә шундый антны бозу һәм кәффәрәтен бирү лязем була. Аллаһ ант итү эшләрен төзәтүче һәм кәффәрәтен бирүчеләрне ярлыкаучы һәм миһербанлы.



الصفحة التالية
Icon