أُذِنَ لِلَّذِينَ يُقَٰتَلُونَ بِأَنَّهُمۡ ظُلِمُواْۚ وَإِنَّ ٱللَّهَ عَلَىٰ نَصۡرِهِمۡ لَقَدِيرٌ

Кәферләр өстенә сугыш белән барырга мөэминнәргә Аллаһудан рөхсәт бирелде, кәферләрдән золым күргәннәре өчен, тәхкыйк Аллаһ мөэминнәргә ярдәм бирергә кадир.


ٱلَّذِينَ أُخۡرِجُواْ مِن دِيَٰرِهِم بِغَيۡرِ حَقٍّ إِلَّآ أَن يَقُولُواْ رَبُّنَا ٱللَّهُۗ وَلَوۡلَا دَفۡعُ ٱللَّهِ ٱلنَّاسَ بَعۡضَهُم بِبَعۡضٖ لَّهُدِّمَتۡ صَوَٰمِعُ وَبِيَعٞ وَصَلَوَٰتٞ وَمَسَٰجِدُ يُذۡكَرُ فِيهَا ٱسۡمُ ٱللَّهِ كَثِيرٗاۗ وَلَيَنصُرَنَّ ٱللَّهُ مَن يَنصُرُهُۥٓۚ إِنَّ ٱللَّهَ لَقَوِيٌّ عَزِيزٌ

Ул кәферләрдән золым күрүче мөэминнәр: "Безнең, Раббыбыз Аллаһ", – дип әйткән өчен йортларыннан чыгарылдылар. Әгәр Аллаһу тәгаләнең залим кешеләрне гадел кешеләр белән бастырып мазлумнарны яклавы булмаса иде, әлбәттә, манахларның сумгалары, насараларның чиркәүләре, яһүдләрнең гыйбадәт йортлары вә мөселманнарның Аллаһуның исеме күп зекер ителә торган мәсҗидләре егылып, җимерелер иде. Аллаһ ризалыгы өчен ислам диненә нинди юл белән булса да ярдәм итүчегә, әлбәттә, Аллаһ ул кешегә ярдәм бирер, Аллаһ куәт иясе вә һәр эштә җиңүче.


ٱلَّذِينَ إِن مَّكَّنَّـٰهُمۡ فِي ٱلۡأَرۡضِ أَقَامُواْ ٱلصَّلَوٰةَ وَءَاتَوُاْ ٱلزَّكَوٰةَ وَأَمَرُواْ بِٱلۡمَعۡرُوفِ وَنَهَوۡاْ عَنِ ٱلۡمُنكَرِۗ وَلِلَّهِ عَٰقِبَةُ ٱلۡأُمُورِ

Йортларыннан чыгарылган мөэминнәрне бер җиргә урынлаштырсак, алар намазларын вакытында укырлар, вә зәкятләрен бирерләр һәм кешеләрне яхшылыкка Коръән юлына өндәрләр, һәм гөнаһлы эшләрдән тыярлар, эшләрнең ахыры Аллаһуга хастыр.



الصفحة التالية
Icon