لَّقَدۡ أَنزَلۡنَآ ءَايَٰتٖ مُّبَيِّنَٰتٖۚ وَٱللَّهُ يَهۡدِي مَن يَشَآءُ إِلَىٰ صِرَٰطٖ مُّسۡتَقِيمٖ

Тәхкыйк Без дөреслекне генә бәян итә торган аятьләрне иңдердек, Аллаһ теләгән бәндәсен туры юлга күндерер.


وَيَقُولُونَ ءَامَنَّا بِٱللَّهِ وَبِٱلرَّسُولِ وَأَطَعۡنَا ثُمَّ يَتَوَلَّىٰ فَرِيقٞ مِّنۡهُم مِّنۢ بَعۡدِ ذَٰلِكَۚ وَمَآ أُوْلَـٰٓئِكَ بِٱلۡمُؤۡمِنِينَ

Монафикълар әйтерләр: "Без Аллаһуга вә рәсүлгә иман китердек һәм аларга итагать иттек", – дип, соңра шул сүзләреннән соң Аллаһуга вә рәсүлгә итагать итүдән алардан бер фирка баш тартты, алар чын ышанучы түгел, иманнары юк.


وَإِذَا دُعُوٓاْ إِلَى ٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦ لِيَحۡكُمَ بَيۡنَهُمۡ إِذَا فَرِيقٞ مِّنۡهُم مُّعۡرِضُونَ

Әгәр ул монафикълар Аллаһуга вә расүлгә чакырылсалар расүл аларның арасында хөкем итсен өчен, шул вакыт, безнең зарарыбызга хөкем итәр, дип, расүл янына килүдән баш тартырлар.


وَإِن يَكُن لَّهُمُ ٱلۡحَقُّ يَأۡتُوٓاْ إِلَيۡهِ مُذۡعِنِينَ

Әгәр ул монафикъларның башка кеше өстендә хаклары булса, расүлгә тиз-тиз ашыгып барырлар.


أَفِي قُلُوبِهِم مَّرَضٌ أَمِ ٱرۡتَابُوٓاْ أَمۡ يَخَافُونَ أَن يَحِيفَ ٱللَّهُ عَلَيۡهِمۡ وَرَسُولُهُۥۚ بَلۡ أُوْلَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلظَّـٰلِمُونَ

Яки аларның күңелләрендә имансызлык сырхавы бармы, яки синең пәйгамбәрлегендә шик итәләрме, яки Аллаһ һәм расүл хөкем иткәндә алар зарарына хөкем итәрләр дип куркалармы? Бәлки алар хактан баш тартып үзләренә золым итүчеләрдер.



الصفحة التالية
Icon