لَّا جُنَاحَ عَلَيۡكُمۡ إِن طَلَّقۡتُمُ ٱلنِّسَآءَ مَا لَمۡ تَمَسُّوهُنَّ أَوۡ تَفۡرِضُواْ لَهُنَّ فَرِيضَةٗۚ وَمَتِّعُوهُنَّ عَلَى ٱلۡمُوسِعِ قَدَرُهُۥ وَعَلَى ٱلۡمُقۡتِرِ قَدَرُهُۥ مَتَٰعَۢا بِٱلۡمَعۡرُوفِۖ حَقًّا عَلَى ٱلۡمُحۡسِنِينَ

Никахлангач якынлык кылмыйча талак кылсагыз, яки никах вакытында мәһерне тәгаенләмәгән булсагыз, сезгә гөнаһ юк. Якынлык кылмыйча талак кылынган хатыннарга берәз нәрсә бирегез! Якынлык кылмыйча талак кылынган хатыннарга көч җиткән хәтле мал бирү изге мөэминнәрнең хаклары булды.


وَإِن طَلَّقۡتُمُوهُنَّ مِن قَبۡلِ أَن تَمَسُّوهُنَّ وَقَدۡ فَرَضۡتُمۡ لَهُنَّ فَرِيضَةٗ فَنِصۡفُ مَا فَرَضۡتُمۡ إِلَّآ أَن يَعۡفُونَ أَوۡ يَعۡفُوَاْ ٱلَّذِي بِيَدِهِۦ عُقۡدَةُ ٱلنِّكَاحِۚ وَأَن تَعۡفُوٓاْ أَقۡرَبُ لِلتَّقۡوَىٰۚ وَلَا تَنسَوُاْ ٱلۡفَضۡلَ بَيۡنَكُمۡۚ إِنَّ ٱللَّهَ بِمَا تَعۡمَلُونَ بَصِيرٌ

Никахланган вакытта мәһер бирергә сөйләшкән булсагыз, аннары никахтан сон, якынлык кымыйча талак кылсагыз, ул вакытта сөйләшкән мәһернең яртысын бирү лязем булыр. Мәгәр хатыннар гафу итсәләр, ягъни алмыйбыз дисәләр, бирү лязем булмый. Якынлык кылмыйча талак кылган хатынга сөйләшкән мәһерне барын да бирергә ир ихтыярлы, бирсә саваплы булыр. Бер-берегезне гафу итешегез, чөнки ул тәквәлеккә якын, үзара мәрхәмәтле булуны да онытмагыз! Аллаһу тәгалә, әлбәттә, сезнең эшләгән эшләрегезне күрә.


حَٰفِظُواْ عَلَى ٱلصَّلَوَٰتِ وَٱلصَّلَوٰةِ ٱلۡوُسۡطَىٰ وَقُومُواْ لِلَّهِ قَٰنِتِينَ

Ий мөэминнәр! Биш вакыт вә җомга намазларына сакчы булыгыз, ягъни намазны көтеп алып, әүвәл вакытында укыгыз, хосусан икенде намазына игътибар бирегез, бер нәрсә дә сәбәп булмасын намазны калдырырга яки кичектерергә, чөнки намазга каза юк, һәм намаз укыганда Аллаһудан куркып, нык бирелеп укыгыз һәм намазда түбәнчелек белән торыгыз!



الصفحة التالية
Icon