فَلَمَّا جَآءَتۡ قِيلَ أَهَٰكَذَا عَرۡشُكِۖ قَالَتۡ كَأَنَّهُۥ هُوَۚ وَأُوتِينَا ٱلۡعِلۡمَ مِن قَبۡلِهَا وَكُنَّا مُسۡلِمِينَ

Бәлкыйс Сөләйман янына килгәч, аңа әйтелде: "Синең тәхетең шундый идеме? Бәлкыйс әйтте: "Бу тәхет минем тәхеткә ошаган минем тәхетем булса кирәк, ошбу хәлдән элек Аллаһуның кодрәтенә, синең пәйгамбәрлегеңә, безгә дәлил бирелеп, без Иман китереп мөселман булган идек.


وَصَدَّهَا مَا كَانَت تَّعۡبُدُ مِن دُونِ ٱللَّهِۖ إِنَّهَا كَانَتۡ مِن قَوۡمٖ كَٰفِرِينَ

Сөләйман Бәлкыйсны Аллаһудан башка кояшка гыйбадәт кылудан тыйды, чөнки Бәлкыйс элек кәферләр кавеменнән иде.


قِيلَ لَهَا ٱدۡخُلِي ٱلصَّرۡحَۖ فَلَمَّا رَأَتۡهُ حَسِبَتۡهُ لُجَّةٗ وَكَشَفَتۡ عَن سَاقَيۡهَاۚ قَالَ إِنَّهُۥ صَرۡحٞ مُّمَرَّدٞ مِّن قَوَارِيرَۗ قَالَتۡ رَبِّ إِنِّي ظَلَمۡتُ نَفۡسِي وَأَسۡلَمۡتُ مَعَ سُلَيۡمَٰنَ لِلَّهِ رَبِّ ٱلۡعَٰلَمِينَ

(Бәлкыйсның аягы ишәк аягы кеби йонлы, дигән хәбәр таралган иде. Шуны белмәк өчен Сөләйман пыяладан бер бина ясатып, идәнен дә пыяладан ясатып, идән астына су тутыртты һәм суга балыклар җибәрделәр. Бәлкыйска Сөләйман тарафыннан шул пыяла) сарайга кер, дип әйтелде, Бәлкыйс сарайга кергәндә пыяланы сизмәде, суга керәм дип уйлады һәм аяк балтырларын ачты. (Сөләйман читтән карап торды һәм күрде Бәлкыйсның аягында бернинди йон юклыгын). Аннары Сөләйман әйтте: "Син уйлаганча тирән су түгел, бәлки су өстендә ялтыравыклы пыяладан ясаган идәндер". Бәлкыйс әйтте: "Ий Раббым, кояшка табынып үземә золым иттем, инде барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга Сөләйман белән бергә иман китереп мөселман булдым", – дип.



الصفحة التالية
Icon