وَأَوۡحَيۡنَآ إِلَىٰٓ أُمِّ مُوسَىٰٓ أَنۡ أَرۡضِعِيهِۖ فَإِذَا خِفۡتِ عَلَيۡهِ فَأَلۡقِيهِ فِي ٱلۡيَمِّ وَلَا تَخَافِي وَلَا تَحۡزَنِيٓۖ إِنَّا رَآدُّوهُ إِلَيۡكِ وَجَاعِلُوهُ مِنَ ٱلۡمُرۡسَلِينَ
Мусаның анасына балаң Мусаны имез, әгәр үтерүләреннән курыксаң, Мусаны Нил дәрьясына сал, батар дип курыкма, һәм кулыңнан китүенә кайгырмагыл, Без аны сиңа кайтарачакбыз вә аны пәйгамбәрләрдән кылачакбыз. Анасы Мусаны өч ай имезде, аннары куркып сандыкка салып, Нил дәрьясына ташлады.
فَٱلۡتَقَطَهُۥٓ ءَالُ فِرۡعَوۡنَ لِيَكُونَ لَهُمۡ عَدُوّٗا وَحَزَنًاۗ إِنَّ فِرۡعَوۡنَ وَهَٰمَٰنَ وَجُنُودَهُمَا كَانُواْ خَٰطِـِٔينَ
Фиргаун җәмәгате, таң аткач, Мусаны дәрьядан табып алдылар, бармагын имеп ятадыр иде, Аллаһ бу эшне эшләде Муса Фиргаунгә дошман һәм кайгы булсын өчен. Дөреслектә Фиргаун һәм аның вәзире Һаман вә аларның гаскәрләре, үзләренең башларына җитәчәк Мусаны тәрбияләп үстерү белән хаталык кылдылар, бу эшнең ахырын белмәделәр.
وَقَالَتِ ٱمۡرَأَتُ فِرۡعَوۡنَ قُرَّتُ عَيۡنٖ لِّي وَلَكَۖ لَا تَقۡتُلُوهُ عَسَىٰٓ أَن يَنفَعَنَآ أَوۡ نَتَّخِذَهُۥ وَلَدٗا وَهُمۡ لَا يَشۡعُرُونَ
Фиргаун хатыны Фиргаунгә әйтте: "Бу бала минем дә, синең дә күз нурыбыз булыр, аны үтермәгез, чөнки шул вакытта аны үтерергә теләгәннәр иде. Шаять безгә файда итәр яки без аны үзебезгә бала итеп алырбыз." Ләкин алар бу эшнең ахырын белмәделәр.