فَأَصۡبَحَ فِي ٱلۡمَدِينَةِ خَآئِفٗا يَتَرَقَّبُ فَإِذَا ٱلَّذِي ٱسۡتَنصَرَهُۥ بِٱلۡأَمۡسِ يَسۡتَصۡرِخُهُۥۚ قَالَ لَهُۥ مُوسَىٰٓ إِنَّكَ لَغَوِيّٞ مُّبِينٞ

Соңра Муса Мысыр шәһәрендә курыккан хәлдә миңа ни була инде Дип хөкем көтеп калды, кичә кыбтый белән сугышканда Мусадан ярдәм сораган кеше, бүген дә бер кыбтый белән сугышып, янә Мусадан ярдәм сорады. Муса ярдәм сораучыга әйтте: "Син ачык бер азгын кеше икәнсең, кичә бер кешене миннән үтерттең, бүген дәхи үтертмәкче буласыңмы?"


فَلَمَّآ أَنۡ أَرَادَ أَن يَبۡطِشَ بِٱلَّذِي هُوَ عَدُوّٞ لَّهُمَا قَالَ يَٰمُوسَىٰٓ أَتُرِيدُ أَن تَقۡتُلَنِي كَمَا قَتَلۡتَ نَفۡسَۢا بِٱلۡأَمۡسِۖ إِن تُرِيدُ إِلَّآ أَن تَكُونَ جَبَّارٗا فِي ٱلۡأَرۡضِ وَمَا تُرِيدُ أَن تَكُونَ مِنَ ٱلۡمُصۡلِحِينَ

Мусага да вә Мусадан ярдәм сораучыга да дошман булган кыбтыйны, Муса тотарга теләгәч, кыбтый әйтте: "Ий Муса, мине үтерергә телисеңме, бит кичә бер кешене үтергән идең, син Мысыр җирендә кеше үтереп залим булырга телисең, әмма төзәтүчеләрдән булырга теләмисең".


وَجَآءَ رَجُلٞ مِّنۡ أَقۡصَا ٱلۡمَدِينَةِ يَسۡعَىٰ قَالَ يَٰمُوسَىٰٓ إِنَّ ٱلۡمَلَأَ يَأۡتَمِرُونَ بِكَ لِيَقۡتُلُوكَ فَٱخۡرُجۡ إِنِّي لَكَ مِنَ ٱلنَّـٰصِحِينَ

Бер ир шәһәр уртасыннан бик ашыгып Муса янына килде һәм әйтте: "Ий Муса, кыбтыйлар сине үтерергә киңәш итәләр, син бу шәһәрдә торма, чык, мин сиңа яхшы киңәш бирүчеләрдәнмен".



الصفحة التالية
Icon