فَجَآءَتۡهُ إِحۡدَىٰهُمَا تَمۡشِي عَلَى ٱسۡتِحۡيَآءٖ قَالَتۡ إِنَّ أَبِي يَدۡعُوكَ لِيَجۡزِيَكَ أَجۡرَ مَا سَقَيۡتَ لَنَاۚ فَلَمَّا جَآءَهُۥ وَقَصَّ عَلَيۡهِ ٱلۡقَصَصَ قَالَ لَا تَخَفۡۖ نَجَوۡتَ مِنَ ٱلۡقَوۡمِ ٱلظَّـٰلِمِينَ

Ул ике кызның берсе оялып кына йөрегәне хәлдә Муса янына килде, атам сине чакырадыр безнең куйларны эчертүеңнең хакын бирмәк өчен, диде. Муса кызларның атасы Шөґәеб пәйгамбәр янына килгәч, башыннан кичкән вакыйгаларны сөйләде. Шөґәеб әйтте: "Ий Муса, курыкма, залим кавемнәрдән бүген котылдың".


قَالَتۡ إِحۡدَىٰهُمَا يَـٰٓأَبَتِ ٱسۡتَـٔۡجِرۡهُۖ إِنَّ خَيۡرَ مَنِ ٱسۡتَـٔۡجَرۡتَ ٱلۡقَوِيُّ ٱلۡأَمِينُ

Ике кызның берсе әйтте: "Ий атам, бу кешене хакын түләп көтүчелеккә ал, тәхкыйк син хак түләп алган кешеләрнең хәерлесе, куәтлесе һәм әманәтле булганыдыр". Аның шундый икәнен ничек белдең дигәндә, кызы әйтте: "Ун кеше тарта торган чиләкне бер үзе тартып куйларыбызны эчерде һәм чакырырга баргач, күзе төшмәс өчен, мине артыннан кайтарды", – дип.


قَالَ إِنِّيٓ أُرِيدُ أَنۡ أُنكِحَكَ إِحۡدَى ٱبۡنَتَيَّ هَٰتَيۡنِ عَلَىٰٓ أَن تَأۡجُرَنِي ثَمَٰنِيَ حِجَجٖۖ فَإِنۡ أَتۡمَمۡتَ عَشۡرٗا فَمِنۡ عِندِكَۖ وَمَآ أُرِيدُ أَنۡ أَشُقَّ عَلَيۡكَۚ سَتَجِدُنِيٓ إِن شَآءَ ٱللَّهُ مِنَ ٱلصَّـٰلِحِينَ

Шөґәеб әйтте: "Мин ошбу ике кызның берсен сиңа никахламакны телим, куйларымны сигез ел көтүең бәрабәренә. Әгәр ун елга тутырсаң, ансы синең изгелегеңдәндер, ун ел хезмәт ит дип сине мәшәкатьләргә теләмим, вәгъдәдә торуда һәм йомшаклык кылуда Аллаһ теләсә мине изгеләрдән табарсың".



الصفحة التالية
Icon