۞وَلَقَدۡ وَصَّلۡنَا لَهُمُ ٱلۡقَوۡلَ لَعَلَّهُمۡ يَتَذَكَّرُونَ

Без Коръәнне иңдергәндә кешеләр өчен аятьләрен бер-берсенә тоташтырдык, шаять аңлап вәгазьләнерләр.


ٱلَّذِينَ ءَاتَيۡنَٰهُمُ ٱلۡكِتَٰبَ مِن قَبۡلِهِۦ هُم بِهِۦ يُؤۡمِنُونَ

Коръәннән элек Без китап биргән кешеләрнең Коръәнгә ышанучылары.


وَإِذَا يُتۡلَىٰ عَلَيۡهِمۡ قَالُوٓاْ ءَامَنَّا بِهِۦٓ إِنَّهُ ٱلۡحَقُّ مِن رَّبِّنَآ إِنَّا كُنَّا مِن قَبۡلِهِۦ مُسۡلِمِينَ

Әгәр аларга Коръән укылса әйтерләр: "Без ул Коръәнгә иман китердек, әлбәттә, ул Аллаһудан иңгән хак китаптыр, тәхкыйк Коръән иңмәс борын да Аллаһуны берләүче идек".


أُوْلَـٰٓئِكَ يُؤۡتَوۡنَ أَجۡرَهُم مَّرَّتَيۡنِ بِمَا صَبَرُواْ وَيَدۡرَءُونَ بِٱلۡحَسَنَةِ ٱلسَّيِّئَةَ وَمِمَّا رَزَقۡنَٰهُمۡ يُنفِقُونَ

Аларга әҗерләре ике өлеш бирелер, элек тә, соңыннан да Аллаһ юлында сабыр иткәннәре өчен, вә алар Аллаһуга итагать белән гөнаһларын бетерерләр, вә Без биргән малдан сәдакалар бирерләр.


وَإِذَا سَمِعُواْ ٱللَّغۡوَ أَعۡرَضُواْ عَنۡهُ وَقَالُواْ لَنَآ أَعۡمَٰلُنَا وَلَكُمۡ أَعۡمَٰلُكُمۡ سَلَٰمٌ عَلَيۡكُمۡ لَا نَبۡتَغِي ٱلۡجَٰهِلِينَ

Вә яман сүз ишетсәләр, алардан читләшерләр, аларга каршы яман сүз әйтмәсләр һәм әйтерләр: "Безнең гамәлебез үзебезгә, сезнең гамәлегез сезгә, безнең, тарафтан сезгә тынычлык булсын, әмма без сезнең кеби кыланып җаһил ахмак булырга теләмибез", – дип. Мухәммәд г-м Әбу Талибның иманга килүе өчен артык тырышкач, түбәндәге аять инде.



الصفحة التالية
Icon