قَالَ ٱلَّذِينَ حَقَّ عَلَيۡهِمُ ٱلۡقَوۡلُ رَبَّنَا هَـٰٓؤُلَآءِ ٱلَّذِينَ أَغۡوَيۡنَآ أَغۡوَيۡنَٰهُمۡ كَمَا غَوَيۡنَاۖ تَبَرَّأۡنَآ إِلَيۡكَۖ مَا كَانُوٓاْ إِيَّانَا يَعۡبُدُونَ

Үзләренә ґәзап ваҗеб булган азгынлыкта булган кешеләрнең башлыклары әйтерләр: "Ий Раббыбыз, ошбу кешеләрне без аздырдык, ләкин без аларны азгынлыкка көчләмәдек, безнең вәсвәсәбез белән азгынлыкны ихтыяр иттеләр, ий Рабби без алардан биздек, сиңа кайттык, алар безгә гыйбадәт кылмадылар бәлки үз нәфесләренә итагать иттеләр", – дип.


وَقِيلَ ٱدۡعُواْ شُرَكَآءَكُمۡ فَدَعَوۡهُمۡ فَلَمۡ يَسۡتَجِيبُواْ لَهُمۡ وَرَأَوُاْ ٱلۡعَذَابَۚ لَوۡ أَنَّهُمۡ كَانُواْ يَهۡتَدُونَ

Аларга әйтелер: "Аллаһуга тиң кылган сынымнарыгызны чакырыгыз, сезне ґәзабтан коткарсыннар, сынымнарыны ярдәмгә чакырырлар, ләкин сынымнарның чакыруны кабул итәргә һәм ярдәм итәргә кадир булмаслар, әнә шул хәлдә ґәзабны күрерләр, әгәр хак юлга күнелгән булсалар, әлбәттә, ґәзабны күрмәс иделәр.


وَيَوۡمَ يُنَادِيهِمۡ فَيَقُولُ مَاذَآ أَجَبۡتُمُ ٱلۡمُرۡسَلِينَ

Кыямәт көнне Аллаһ кәферләргә нида кылыр һәм әйтер: "Минем рәсүлемнең Аллаһуны берләү хакындагы сүзләрен ничек кабул иттегез?


فَعَمِيَتۡ عَلَيۡهِمُ ٱلۡأَنۢبَآءُ يَوۡمَئِذٖ فَهُمۡ لَا يَتَسَآءَلُونَ

Ул көндә файда итәчәк дәлил һәм җавап аларга табылмас, һәм алар дөньяда мөшкел нәрсәләрне бер-берсеннән сораган кеби, ничек җавап бирик, дип, сорашмаслар, бәлки хәйран булып сөйләмәсләр.



الصفحة التالية
Icon