أَوَلَمۡ يَكۡفِهِمۡ أَنَّآ أَنزَلۡنَا عَلَيۡكَ ٱلۡكِتَٰبَ يُتۡلَىٰ عَلَيۡهِمۡۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَرَحۡمَةٗ وَذِكۡرَىٰ لِقَوۡمٖ يُؤۡمِنُونَ

Без сиңа иңдергән Коръән аларга могъҗиза булырга җитмиме, ул Коръән аларга даим укыладыр, вә ул Коръәндә мөэминнәр өчен рәхмәт һәм вәгазьләр бар.


قُلۡ كَفَىٰ بِٱللَّهِ بَيۡنِي وَبَيۡنَكُمۡ شَهِيدٗاۖ يَعۡلَمُ مَا فِي ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلۡأَرۡضِۗ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ بِٱلۡبَٰطِلِ وَكَفَرُواْ بِٱللَّهِ أُوْلَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلۡخَٰسِرُونَ

Минем белән сезнең арада шаһид булырга Аллаһ үзе җитәдер диген, Ул җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләрне беләдер. Аллаһуга вә Аның аятьләренә ышануны инкяр итеп ялганга ышанучылар, алар хәсрәтләнүче вә һәлак булучылардыр.


وَيَسۡتَعۡجِلُونَكَ بِٱلۡعَذَابِ وَلَوۡلَآ أَجَلٞ مُّسَمّٗى لَّجَآءَهُمُ ٱلۡعَذَابُۚ وَلَيَأۡتِيَنَّهُم بَغۡتَةٗ وَهُمۡ لَا يَشۡعُرُونَ

Мөшрикләр синнән ґәзабны ашыктырып сорарлар, әгәр ґәзаб өчен билгеләнгән вакыт булмаса иде, әлбәттә, аларга ґәзаб килер иде, әлбәттә аларга ґәзаб искәрмәстән килер, хәлбуки алар ґәзабның килгәнен сизмәсләр.


يَسۡتَعۡجِلُونَكَ بِٱلۡعَذَابِ وَإِنَّ جَهَنَّمَ لَمُحِيطَةُۢ بِٱلۡكَٰفِرِينَ

Алар Аллаһ ґәзабының дөньяда килүен ашыктырдылар. Бит аларны җәһәннәм чолгап алган үлү белән анда керерләр.



الصفحة التالية
Icon