وَلَنُذِيقَنَّهُم مِّنَ ٱلۡعَذَابِ ٱلۡأَدۡنَىٰ دُونَ ٱلۡعَذَابِ ٱلۡأَكۡبَرِ لَعَلَّهُمۡ يَرۡجِعُونَ

Аларга ахирәтнең олугъ ґәзабыннан элек дөньяда да, әлбәттә, газапны татытачакбыз, шаять калганнары тәүбә итеп иманга килерләр.


وَمَنۡ أَظۡلَمُ مِمَّن ذُكِّرَ بِـَٔايَٰتِ رَبِّهِۦ ثُمَّ أَعۡرَضَ عَنۡهَآۚ إِنَّا مِنَ ٱلۡمُجۡرِمِينَ مُنتَقِمُونَ

Раббысының аятьләре белән вәгазьләнеп тә соңра ул вәгазьләрдән баш тарткан кешедән дә залимрак кеше булырмы? Без, әлбәттә, залимнәрдән үч алучыбыз.


وَلَقَدۡ ءَاتَيۡنَا مُوسَى ٱلۡكِتَٰبَ فَلَا تَكُن فِي مِرۡيَةٖ مِّن لِّقَآئِهِۦۖ وَجَعَلۡنَٰهُ هُدٗى لِّبَنِيٓ إِسۡرَـٰٓءِيلَ

Тәхкыйк Мусага Тәүратны бирдек, инде син Муса белән очрашуыгызда шик тотма, Мусаны Ягькуб балаларын туры юлга күндерүче кылдык.


وَجَعَلۡنَا مِنۡهُمۡ أَئِمَّةٗ يَهۡدُونَ بِأَمۡرِنَا لَمَّا صَبَرُواْۖ وَكَانُواْ بِـَٔايَٰتِنَا يُوقِنُونَ

Вә алардан имамнар кылдык, ул имамнар Тәүраттагы Безнең хөкемнәребез белән һидәяткә күндерәләр иде төрле авырлыкларга сабыр иткән чакларында, вә аятьләребезгә ышанып гамәл кылалар иде.


إِنَّ رَبَّكَ هُوَ يَفۡصِلُ بَيۡنَهُمۡ يَوۡمَ ٱلۡقِيَٰمَةِ فِيمَا كَانُواْ فِيهِ يَخۡتَلِفُونَ

Әлбәттә, Раббың аларның дин эшләрендә ихтыйлаф киткән нәрсәләрендә кыямәт көнне хак белән ялганны аерыр.



الصفحة التالية
Icon