لَّقَدۡ كَانَ لَكُمۡ فِي رَسُولِ ٱللَّهِ أُسۡوَةٌ حَسَنَةٞ لِّمَن كَانَ يَرۡجُواْ ٱللَّهَ وَٱلۡيَوۡمَ ٱلۡأٓخِرَ وَذَكَرَ ٱللَّهَ كَثِيرٗا

Тәхкыйк Аллаһ рәсүлендә сезгә иярергә тиешле булган күркәм холык вә яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһудан сәвабны һәм ахирәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә Аллаһуны күп зекер итүче мөэминнәр өчен.


وَلَمَّا رَءَا ٱلۡمُؤۡمِنُونَ ٱلۡأَحۡزَابَ قَالُواْ هَٰذَا مَا وَعَدَنَا ٱللَّهُ وَرَسُولُهُۥ وَصَدَقَ ٱللَّهُ وَرَسُولُهُۥۚ وَمَا زَادَهُمۡ إِلَّآ إِيمَٰنٗا وَتَسۡلِيمٗا

Мөэминнәр кәфер гаскәренең килгәнен күрсәләр, "ошбу көн Аллаһ һәм Аның расүле вәгъдә иткән сынау көне вә ярдәм ирешәчәк көндер, Аллаһ да вә Аның расүле дә вәгъдәләрендә тордылар", – дип. Кәфер гаскәренең алар өстенә килүе, мөэминнәрнең фәкать иманнарын һәм Аллаһ әмеренә риза булуны гына арттырды.


مِّنَ ٱلۡمُؤۡمِنِينَ رِجَالٞ صَدَقُواْ مَا عَٰهَدُواْ ٱللَّهَ عَلَيۡهِۖ فَمِنۡهُم مَّن قَضَىٰ نَحۡبَهُۥ وَمِنۡهُم مَّن يَنتَظِرُۖ وَمَا بَدَّلُواْ تَبۡدِيلٗا

Мөэмин ирләрдән Аллаһуга биргән ґәһедләрен-вәгъдәләрен үтәүчеләре бар, ул вәгъдә расүл яныннан һич китмичә кәферләр белән сугышудыр: Аларның кайберләре бурычларын үтәүдә таза тордылар, хәтта шәһид булдылар, вә алардан кайберләре Аллаһ юлында шәһид булуны көтәрләр, алар ґәһедләрен һич тә үзгәртмәделәр.


لِّيَجۡزِيَ ٱللَّهُ ٱلصَّـٰدِقِينَ بِصِدۡقِهِمۡ وَيُعَذِّبَ ٱلۡمُنَٰفِقِينَ إِن شَآءَ أَوۡ يَتُوبَ عَلَيۡهِمۡۚ إِنَّ ٱللَّهَ كَانَ غَفُورٗا رَّحِيمٗا

Аллаһ ґәһедләрендә торган туры мөэминнәргә изге җәзалар белән җәза кылмак өчен, вә тәүбә итмәсәләр монафикъларны ґәзаб кылыр өчен, әгәр тәүбә итсәләр тәүбәләрен кабул итәр өчен, тәүбә итеп төзәлүчене, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүче булды.



الصفحة التالية
Icon