وَمَا كَانَ لِمُؤۡمِنٖ وَلَا مُؤۡمِنَةٍ إِذَا قَضَى ٱللَّهُ وَرَسُولُهُۥٓ أَمۡرًا أَن يَكُونَ لَهُمُ ٱلۡخِيَرَةُ مِنۡ أَمۡرِهِمۡۗ وَمَن يَعۡصِ ٱللَّهَ وَرَسُولَهُۥ فَقَدۡ ضَلَّ ضَلَٰلٗا مُّبِينٗا
Бернинди мөэмин иргә вә мөэминә хатынга лаек булмас, һәркайчан Аллаһ вә Аның расүле бер нәрсә хакында хөкем итсәләр, бу хөкемне читкә куеп үзләре теләгәнне ихтыяр итәргә, бәлки Аллаһ вә рәсүлнең әмерләрен тоту фарыз буладыр. Әгәр берәү Аллаһ вә рәсүлнең әмерен тотмыйча нәфесе теләгәнчә эш кылса, яки динсез кешеләргә ияреп эш кылса, тәхкыйк ул кеше ачыктан-ачык адашты.
وَإِذۡ تَقُولُ لِلَّذِيٓ أَنۡعَمَ ٱللَّهُ عَلَيۡهِ وَأَنۡعَمۡتَ عَلَيۡهِ أَمۡسِكۡ عَلَيۡكَ زَوۡجَكَ وَٱتَّقِ ٱللَّهَ وَتُخۡفِي فِي نَفۡسِكَ مَا ٱللَّهُ مُبۡدِيهِ وَتَخۡشَى ٱلنَّاسَ وَٱللَّهُ أَحَقُّ أَن تَخۡشَىٰهُۖ فَلَمَّا قَضَىٰ زَيۡدٞ مِّنۡهَا وَطَرٗا زَوَّجۡنَٰكَهَا لِكَيۡ لَا يَكُونَ عَلَى ٱلۡمُؤۡمِنِينَ حَرَجٞ فِيٓ أَزۡوَٰجِ أَدۡعِيَآئِهِمۡ إِذَا قَضَوۡاْ مِنۡهُنَّ وَطَرٗاۚ وَكَانَ أَمۡرُ ٱللَّهِ مَفۡعُولٗا
Аллаһ ингам кылган Зәедкә әйтәсең, вә син дә азат итеп аңа ингам кылдың: "Хатының Зәйнәпне үзеңә хатын итеп тот, аны зарар илә талак итү дә Аллаһудан", – дисең вә күңелендә бер нәрсәне яшерәсең, Аллаһ күңелендә булган нәрсәне мәгълүм итәчәктер! Зәйнәпкә өйләнәчәген Аллаһ алдан белдергән иде. Син кешеләрдән куркасың, кешеләрнең: "Асрау угълының хатынына өйләнде", – дип сөйләүләреннән, бит Аллаһудан курку тиешлерәктер. Зәед Зәйнәпне талак иткәч, Без сине Зәйнәпкә өйләндердек, угыллыкка алган балаларның талак кылган хатыннарын никахлануда мөэминнәргә тарлык булмасын өчен. Аллаһ: булсын, дип әмер иткән нәрсә, әлбәттә, булучыдыр. Угыллыкка алып үстергән бала өйләнгәч, хатынын талак итсә, бу хатынга тәрбияләп үстерүче ирнең никахлануы дөрес буладыр.