لِلۡفُقَرَآءِ ٱلَّذِينَ أُحۡصِرُواْ فِي سَبِيلِ ٱللَّهِ لَا يَسۡتَطِيعُونَ ضَرۡبٗا فِي ٱلۡأَرۡضِ يَحۡسَبُهُمُ ٱلۡجَاهِلُ أَغۡنِيَآءَ مِنَ ٱلتَّعَفُّفِ تَعۡرِفُهُم بِسِيمَٰهُمۡ لَا يَسۡـَٔلُونَ ٱلنَّاسَ إِلۡحَافٗاۗ وَمَا تُنفِقُواْ مِنۡ خَيۡرٖ فَإِنَّ ٱللَّهَ بِهِۦ عَلِيمٌ
Садакаларыгызны янә Аллаһ юлында дингә хезмәт итү белән тоткарлыкта булган мохтаҗ галимнәргә бирегез! Чөнки аларның дөнья малын кәсеп итәргә вакытлары булмый. Ул мохтаҗ галимнәрнең хәлен белмәгән кешеләр аларны бай дип уйлыйлар, мохтаҗ булсалар да сораудан сакланганнары өчен. Сез аларны йөзләрендәге галәмәтләре белән танырсыз, чөнки алар күбрәк вакыт ач торулары сәбәпле, йөзләрендә арыклык галәмәте булыр. Шулай булса да, алар намаз, рузәне калдырмаслар, кайвакыт зарураттан сорарга мәҗбүр булсалар да, күп сорап кешеләрне аптыратмаслар. Әнә шул мохтаҗ галимнәргә яхшы нәрсәләрегездән садака бирсәгез, Аллаһ аны яхшы беләдер.
ٱلَّذِينَ يُنفِقُونَ أَمۡوَٰلَهُم بِٱلَّيۡلِ وَٱلنَّهَارِ سِرّٗا وَعَلَانِيَةٗ فَلَهُمۡ أَجۡرُهُمۡ عِندَ رَبِّهِمۡ وَلَا خَوۡفٌ عَلَيۡهِمۡ وَلَا هُمۡ يَحۡزَنُونَ
Аллаһ күрсәткән урыннарга кичен дә, көндезен дә, күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә садака бирүче мөэминнәргә Раббылары хозурында күп нигъмәтләр саклана. Аларга ахирәттә курку булмас һәм алар көенмәсләр.
ٱلَّذِينَ يَأۡكُلُونَ ٱلرِّبَوٰاْ لَا يَقُومُونَ إِلَّا كَمَا يَقُومُ ٱلَّذِي يَتَخَبَّطُهُ ٱلشَّيۡطَٰنُ مِنَ ٱلۡمَسِّۚ ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمۡ قَالُوٓاْ إِنَّمَا ٱلۡبَيۡعُ مِثۡلُ ٱلرِّبَوٰاْۗ وَأَحَلَّ ٱللَّهُ ٱلۡبَيۡعَ وَحَرَّمَ ٱلرِّبَوٰاْۚ فَمَن جَآءَهُۥ مَوۡعِظَةٞ مِّن رَّبِّهِۦ فَٱنتَهَىٰ فَلَهُۥ مَا سَلَفَ وَأَمۡرُهُۥٓ إِلَى ٱللَّهِۖ وَمَنۡ عَادَ فَأُوْلَـٰٓئِكَ أَصۡحَٰبُ ٱلنَّارِۖ هُمۡ فِيهَا خَٰلِدُونَ
Риба ашаучылар, ягъни бурычка биреп торган өчен арттырып алучылар, каберләреннән, шайтан буып ташлаган кеше кеби, бик яман сурәттә кубарлар. Бу ґәзаб аларга тиешле булды, риба сәүдә кебек хәләл дигәннәре өчен. Аллаһ сәүдә эшләрен хәләл итте, риба эшләрен хәрам кылды. Берәү, рибаның хәрам икәнлеге белән Раббысыннан вәгазь килгәннән соң риба алудан тыелса, вәгазь килмәс борын алган рибасы үзенә хәләлдер. Вәгазьгә хәтле риба алучыларның эше Аллаһуга тапшырылыр. Бу аять иңгәннән соң да рибаны хәләл санап, алуларын дәвам итсәләр, алар ут әһелләре. Алар анда мәңге калырлар.