وَجَعَلۡنَا بَيۡنَهُمۡ وَبَيۡنَ ٱلۡقُرَى ٱلَّتِي بَٰرَكۡنَا فِيهَا قُرٗى ظَٰهِرَةٗ وَقَدَّرۡنَا فِيهَا ٱلسَّيۡرَۖ سِيرُواْ فِيهَا لَيَالِيَ وَأَيَّامًا ءَامِنِينَ

Янә Сәба шәһәре белән без бәрәкәтле калдырган Шам шәһәре арасында бер-берсенә якын күп авыллар кылдык, вә шул авыллар аркылы йөри торган сәүдә юлын тәкъдир иттек, вә аларга әйттек: "Ачлыктан, сусызлыктан һәм башка кыенлыклардан имин булганыгыз хәлдә рәхәтләнеп йөрегез көндезләрен вә кичләрен".


فَقَالُواْ رَبَّنَا بَٰعِدۡ بَيۡنَ أَسۡفَارِنَا وَظَلَمُوٓاْ أَنفُسَهُمۡ فَجَعَلۡنَٰهُمۡ أَحَادِيثَ وَمَزَّقۡنَٰهُمۡ كُلَّ مُمَزَّقٍۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَأٓيَٰتٖ لِّكُلِّ صَبَّارٖ شَكُورٖ

Сәба сәүдәгәрләре әйттеләр: "Ий Раббыбыз, безгә сәфәребездә авыл араларын ерак кыл", – дип. Ягъни алар сәфәрләрендә бернинди кыенлык күрмәгәннәр, шул сәбәпле байлыкларына вә көчләренә таянып Аллаһуга шундый сүзләрне әйттеләр, алар Аллаһуга итагать итмичә һәм Аның биргән нигъмәтләренә көферлек кылып, үзләренә золым иттеләр, Без аларны үзләреннән соң дөньяга киләсе кешеләр өчен гаҗәбләнеп сөйли торган сүз кылдык, аннары Без аны рәхмәтебездән вә әлеге авыллардан гаять тә ерак итеп аердык. Ошбу әйтелгән нәрсәләрдә Аллаһ юлында сабырлы, чыдамлы булып, Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итүчеләр өчен гыйбрәтләр вә дөресләр бардыр.


وَلَقَدۡ صَدَّقَ عَلَيۡهِمۡ إِبۡلِيسُ ظَنَّهُۥ فَٱتَّبَعُوهُ إِلَّا فَرِيقٗا مِّنَ ٱلۡمُؤۡمِنِينَ

Иблис аларны үземә ияртермен дигән занын, теләген дөресләде, алар Иблискә иярделәр, мәгәр мөэминнәрдән бер җәмәгать кенә Иблискә иярмәде.



الصفحة التالية
Icon