فَلَا يَسۡتَطِيعُونَ تَوۡصِيَةٗ وَلَآ إِلَىٰٓ أَهۡلِهِمۡ يَرۡجِعُونَ

Аларны ул тавыш тотканда васыятьләрен әйтергә һәм өй әһелләре янына кайтырга кадир булмаслар.


وَنُفِخَ فِي ٱلصُّورِ فَإِذَا هُم مِّنَ ٱلۡأَجۡدَاثِ إِلَىٰ رَبِّهِمۡ يَنسِلُونَ

Сурга икенче мәртәбә өрелгәч, каберләреннән чыгып ашыга-ашыга Раббиларына барырлар.


قَالُواْ يَٰوَيۡلَنَا مَنۢ بَعَثَنَا مِن مَّرۡقَدِنَاۜۗ هَٰذَا مَا وَعَدَ ٱلرَّحۡمَٰنُ وَصَدَقَ ٱلۡمُرۡسَلُونَ

Кәферләр каберләреннән кубарылып чыккач, безне йоклаган урыныбыздан кем кубарды диярләр. Шуннан соң икърар кылып әйтерләр: "Бу көн Раббыбыз вәгъдә иткән көндер, вә пәйгамбәрләр дә безгә хак сүзләрне сөйләгәннәр", – дип.


إِن كَانَتۡ إِلَّا صَيۡحَةٗ وَٰحِدَةٗ فَإِذَا هُمۡ جَمِيعٞ لَّدَيۡنَا مُحۡضَرُونَ

Фәкать сурның каты бер тавышы белән барча кешеләр Безнең хозурымызга килеп җыелырлар.


فَٱلۡيَوۡمَ لَا تُظۡلَمُ نَفۡسٞ شَيۡـٔٗا وَلَا تُجۡزَوۡنَ إِلَّا مَا كُنتُمۡ تَعۡمَلُونَ

Бу көндә һичкемгә хаксыз золым итү булмас һәм һичкем кылган эшләре өчен җәза алмыйча да калмас.


إِنَّ أَصۡحَٰبَ ٱلۡجَنَّةِ ٱلۡيَوۡمَ فِي شُغُلٖ فَٰكِهُونَ

Ул көндә җәннәткә кергән мөэминнәр, шиксез, яхшы нигъмәтләр белен ләззәтләнүчеләрдер.



الصفحة التالية
Icon