إِذَا جَآءَكَ ٱلۡمُنَٰفِقُونَ قَالُواْ نَشۡهَدُ إِنَّكَ لَرَسُولُ ٱللَّهِۗ وَٱللَّهُ يَعۡلَمُ إِنَّكَ لَرَسُولُهُۥ وَٱللَّهُ يَشۡهَدُ إِنَّ ٱلۡمُنَٰفِقِينَ لَكَٰذِبُونَ

Ий Мухәммәд г-м, әгәр монафикълар сиңа килсәләр әйтәләр: "Без гуаһлык бирәбез тәхкыйк син Аллаһуның расүлесең", – дип. Аллаһ беләдер тәхкыйк син Аның расүлесең, әлбәттә, монафикълар ялганчылар, дип Аллаһ гуаһлык бирәдер.


ٱتَّخَذُوٓاْ أَيۡمَٰنَهُمۡ جُنَّةٗ فَصَدُّواْ عَن سَبِيلِ ٱللَّهِۚ إِنَّهُمۡ سَآءَ مَا كَانُواْ يَعۡمَلُونَ

Үзләрен үтерелүдән коткару өчен ялган гуаһларын үзләренә калкан-пәрдә иттеләр һәм кешеләрне Аллаһ юлында сугышудан һәм Коръән белән гамәл кылудан тыйдылар. Аларның кылган эшләре нинди ямандыр.


ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمۡ ءَامَنُواْ ثُمَّ كَفَرُواْ فَطُبِعَ عَلَىٰ قُلُوبِهِمۡ فَهُمۡ لَا يَفۡقَهُونَ

Аларның бу эше иман китергәннән соң Коръән белән гамәл кылудан баш тартып кәфер булганнары өчендер, аларның күңелләренә көферлек, иманны кабул итмәүлек беркетелде, инде алар Коръән белән гамәл кылмаган кешенең иманы юклыгын аңламаслар.


۞وَإِذَا رَأَيۡتَهُمۡ تُعۡجِبُكَ أَجۡسَامُهُمۡۖ وَإِن يَقُولُواْ تَسۡمَعۡ لِقَوۡلِهِمۡۖ كَأَنَّهُمۡ خُشُبٞ مُّسَنَّدَةٞۖ يَحۡسَبُونَ كُلَّ صَيۡحَةٍ عَلَيۡهِمۡۚ هُمُ ٱلۡعَدُوُّ فَٱحۡذَرۡهُمۡۚ قَٰتَلَهُمُ ٱللَّهُۖ أَنَّىٰ يُؤۡفَكُونَ

Әгәр син аларны күрсәң, аларның тышкы сурәтләре сине ґәҗәбләндерер, ягъни тышкы күренешләре мөселманга охшар. Әгәр сөйләсәләр, син аларның сүзләрен тыңларсың, гүя сөяп куйган коры агач кебиләрдер – сүзләрендә дәлил һәм хаклык булмас, алар һәр ишетелгән тавышны үзләренең зарарына дип уйларлар, ягъни үзләренең бозыклык кылганлыкларыннан кайчан ґәзаб килер икән, дип куркып кына яшиләр. Алар Исламга һәм мөселманнарга дошманнардыр, шуның өчен алардан саклан! Аллаһуның каһәре суксын аларны, хакны ташлап кайда бармакчы булалар!



الصفحة التالية
Icon