يَـٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِيُّ لِمَ تُحَرِّمُ مَآ أَحَلَّ ٱللَّهُ لَكَۖ تَبۡتَغِي مَرۡضَاتَ أَزۡوَٰجِكَۚ وَٱللَّهُ غَفُورٞ رَّحِيمٞ

Ий пәйгамбәр ни өчен Аллаһ сиңа хәләл кылган нәрсәне үзеңә хәрам кыласың хатыннарыңның ризасын эстәп? Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер. (Мухәммәд г-мнең хатыннарыннан Хәфсә үзенең нәүбәте көнне Мухәммәд г-мнән рөхсәт алып, ата-аналарының хәлен белергә китте. Бу көнне Мухәммәд г-м җариясе Мэрияне чакырып аның белән бергә булды. Хәфсә кайткач бу хәлне белеп, мине шул хәйлә өчен җибәргәнсең икән, дип елады. Мухәммәд г-м Хәфсәнең күңелен табу өчен: "Мин Мэрияне үземә хәрам кылдым, ләкин моны хатыннарымнан һичкемгә сөйләмә", – диде. Соңра Хәфсә шатлыгыннан бу эшне Гаишәгә сөйләде, Гаишә расүл хозурына килде, Мухәммәд г-м Гаишәгә дә: "Мин Мэрияне үземә хәрам кылдым", – диде. Шул хакта аятьләр инде.)


قَدۡ فَرَضَ ٱللَّهُ لَكُمۡ تَحِلَّةَ أَيۡمَٰنِكُمۡۚ وَٱللَّهُ مَوۡلَىٰكُمۡۖ وَهُوَ ٱلۡعَلِيمُ ٱلۡحَكِيمُ

Тәхкыйк Аллаһ сезгә өйрәтте кәффарәт түләп антыгыздан чыгуны. Чөнки Мухәммәд г-м Мәрияне үземә хәрам кылдым дип ант итеп әйткән иде. Аллаһ сезнең ярдәмчегездер вә Ул һәрнәрсәне белүче һәм гадел хөкем итүчедер.


وَإِذۡ أَسَرَّ ٱلنَّبِيُّ إِلَىٰ بَعۡضِ أَزۡوَٰجِهِۦ حَدِيثٗا فَلَمَّا نَبَّأَتۡ بِهِۦ وَأَظۡهَرَهُ ٱللَّهُ عَلَيۡهِ عَرَّفَ بَعۡضَهُۥ وَأَعۡرَضَ عَنۢ بَعۡضٖۖ فَلَمَّا نَبَّأَهَا بِهِۦ قَالَتۡ مَنۡ أَنۢبَأَكَ هَٰذَاۖ قَالَ نَبَّأَنِيَ ٱلۡعَلِيمُ ٱلۡخَبِيرُ

Расүл г-м бәгъзе хатыннарына яшерен сер итеп әйтте, ягъни Хәфсәгә Мэрияне үзенә хәрам кылганлыгын һәм үзеннән соң Әбү Бәкер халифә булачагын, аннан соң Ґүмәр халифә булачагын сөйләде, һәм бу сүзне һичкемгә сөйләмә, диде. Әмма Хәфсә Мэрия хакындагы серне һәм Әбү Бәкер хакындагы серне Гаишәгә сөйләде. Хәфсә бу серләрне Гаишәгә белдергәч, Аллаһ Хәфсәнең бу серләрне Гаишәгә белдергәнен Мухәммәд г-мгә белдерде, Мухәммәд, г-м Хәфсәнең бу серләрне Гаишәгә сөйләгәнлеген бәгъзесен үзенә әйтте, бәгъзесен әйтмәде. Ягъни ий Хәфсә! Мәрияне үземә хәрам кылганлыгымны ни өчен Гаишәгә сөйләдең, диде, әмма Әбү Бәкер Ґүмәр хакындагы серне кузгатмады, нигә сөйләдең димәде. Мухәммәд г-м Хәфсәгә бу серләрне ник сөйләдең дигәч, Хәфсә: "Минем бу серләрне Гаишәгә сөйләгәнлегемне сиңа кем белдерде", – диде. Мухәммәд г-м, һәрнәрсәне белүче вә һәрнәрсәдән хәбәрдар булган Аллаһ белдерде диде.



الصفحة التالية
Icon