وَٱلسَّمَآءِ وَٱلطَّارِقِ

Күк белән һәм Тарыйк белән ант итәм.


وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا ٱلطَّارِقُ

Ул Тарыйкның нинди икәнен сиңа нәрсә белдерде?


ٱلنَّجۡمُ ٱلثَّاقِبُ

Ул Тарыйк раушән ялтыраучы йолдыздыр.


إِن كُلُّ نَفۡسٖ لَّمَّا عَلَيۡهَا حَافِظٞ

Юктыр һичбер кеше, мәгәр һәрбер кеше янында аның барча эшен язучы фәрештә бардыр.


فَلۡيَنظُرِ ٱلۡإِنسَٰنُ مِمَّ خُلِقَ

Адәм баласы үзенә карасын нәрсәдән халык кылынды?


خُلِقَ مِن مَّآءٖ دَافِقٖ

Халык кылынды ятакка коелган судан.


يَخۡرُجُ مِنۢ بَيۡنِ ٱلصُّلۡبِ وَٱلتَّرَآئِبِ

Ул су чыгадыр ирнең арка сөякләре арасыннан вә хатынның күкрәк сөякләре арасыннан.


إِنَّهُۥ عَلَىٰ رَجۡعِهِۦ لَقَادِرٞ

Ул – Аллаһ үлгән кешене тергезергә, әлбәттә, кадирдер.


يَوۡمَ تُبۡلَى ٱلسَّرَآئِرُ

Яшерен эшләр ачылган көндә,


فَمَا لَهُۥ مِن قُوَّةٖ وَلَا نَاصِرٖ

кешенең Аллаһ ґәзабыннан качарга куәте булмас һәм ярдәмчесе дә булмас.



الصفحة التالية
Icon