فَلَمَّا وَضَعَتۡهَا قَالَتۡ رَبِّ إِنِّي وَضَعۡتُهَآ أُنثَىٰ وَٱللَّهُ أَعۡلَمُ بِمَا وَضَعَتۡ وَلَيۡسَ ٱلذَّكَرُ كَٱلۡأُنثَىٰۖ وَإِنِّي سَمَّيۡتُهَا مَرۡيَمَ وَإِنِّيٓ أُعِيذُهَا بِكَ وَذُرِّيَّتَهَا مِنَ ٱلشَّيۡطَٰنِ ٱلرَّجِيمِ

Хөннә Мәрьямне тудыргач: "Ий Раббым, кыз бала тудырдым, ир бала булса дин хезмәтенә яхшы булыр иде", – диде. Аллаһ белүчерәктер, нинди бала тудырганыңны. Хөннә әйтте: "Ир бала, әлбәттә, кыз бала кеби түгел, аның исемен Мәрьям куштым, бу баланы вә аннан туачак балаларны рәхмәтеңнән сөрелгән шайтан шәреннән Синең саклавыңа тапшырдым". Марьямнең анасы Хөннә, Зәкәрья пәйгамбәрнең хатыны белән бертуган иделәр.


فَتَقَبَّلَهَا رَبُّهَا بِقَبُولٍ حَسَنٖ وَأَنۢبَتَهَا نَبَاتًا حَسَنٗا وَكَفَّلَهَا زَكَرِيَّاۖ كُلَّمَا دَخَلَ عَلَيۡهَا زَكَرِيَّا ٱلۡمِحۡرَابَ وَجَدَ عِندَهَا رِزۡقٗاۖ قَالَ يَٰمَرۡيَمُ أَنَّىٰ لَكِ هَٰذَاۖ قَالَتۡ هُوَ مِنۡ عِندِ ٱللَّهِۖ إِنَّ ٱللَّهَ يَرۡزُقُ مَن يَشَآءُ بِغَيۡرِ حِسَابٍ

Мәрьямне Раббысы мәсҗид Әкъсага күркәм кабул итү белән кабул итте һәм яхшы тәрбия белән тәрбияләде, һәм тәрбияләп үстермәк өчен Зәкәръя пәйгамбәргә тапшырды. "Хөннә Мәрьямне тудыргач, мәсҗид Әкъсага алып барып, андагы намаз укучыларга: "Бу бала Аллаһ юлына нәзер әйтелгән, кабул итеп алыгыз", – диде. Мәсҗид әһелләре баланы кабул итеп алдылар һәм тәрбияләп үстерү хакында һәрбере, мин алам, дип, үзара бәхәсләштеләр. Бу бәхәсне бетерү өчен Аллаһудан юл күрсәтелде: "Барчагыз да каләмнәрегезне суга салыгыз, кемнең каләме суга батмаса, Мәрьямне шул кеше алыр". Әйтелгәнчә эш кылдылар, Зәкәръяның каләме суга батмады, Мәрьям аңа тапшырылды. Зәкәръя мәсҗид эчендә бер урын хәзерләп Мәрьямне шунда тәрбия кылды. Мәрьям зекер, гыйбадәт белән мәшгул булды. Зәкәръя Мәрьям янына кайчан гына керсә дә, алдында төрле җимешләр һәм башка ризыкларны күрер иде. Бер кергәнендә: "Ий Мәрьям, бу ризыклар сиңа кайдан килә", – дип сорады. Мәрьям әйтте: "Бу ризыклар Аллаһ хозурыннан килә, Аллаһ, әлбәттә, үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландыра".



الصفحة التالية
Icon