وَلۡتَكُن مِّنكُمۡ أُمَّةٞ يَدۡعُونَ إِلَى ٱلۡخَيۡرِ وَيَأۡمُرُونَ بِٱلۡمَعۡرُوفِ وَيَنۡهَوۡنَ عَنِ ٱلۡمُنكَرِۚ وَأُوْلَـٰٓئِكَ هُمُ ٱلۡمُفۡلِحُونَ

Сезләрдән арагызда шәригатьне яхшы белгән кешеләр, әлбәттә, булсын! Алар сезне хәерле эшләргә чакырырлар, фарыз гамәлләрне, башка яхшы эшләрне кылырга әмер бирерләр һәм фәхеш, хәрам эшләрдән вә бидеґәт гамәлләрдән каты тыярлар. Әнә шундый җитәкчеләре булган җәмәгать һәлак булудан котылып, өстенлек табучыдыр.


وَلَا تَكُونُواْ كَٱلَّذِينَ تَفَرَّقُواْ وَٱخۡتَلَفُواْ مِنۢ بَعۡدِ مَا جَآءَهُمُ ٱلۡبَيِّنَٰتُۚ وَأُوْلَـٰٓئِكَ لَهُمۡ عَذَابٌ عَظِيمٞ

Ий мөэминнәр, үзләренә бирелгән Аллаһ китабын үзгәртеп, шәригать хөкемнәрен бозып, төрле фиркаларга бүленгән яһүд вә насара кавемнәре кеби булмагыз! Алар, ислам дине ачык аңлатылганнан соң, аның хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар. Аларгадыр олугъ ґәзаб. (Бидеґәт гамәлләрне, хөрафәт, ырымнарны эшләү, әүвәлге китап әһелләре кеби Коръән хөкемнәрен, ислам динен бозу, мөселманнарны адаштыру буладыр.)


يَوۡمَ تَبۡيَضُّ وُجُوهٞ وَتَسۡوَدُّ وُجُوهٞۚ فَأَمَّا ٱلَّذِينَ ٱسۡوَدَّتۡ وُجُوهُهُمۡ أَكَفَرۡتُم بَعۡدَ إِيمَٰنِكُمۡ فَذُوقُواْ ٱلۡعَذَابَ بِمَا كُنتُمۡ تَكۡفُرُونَ

Кыямәт көнне күп йөзләр агарыр вә күп йөзләр каралыр. Әмма йөзләре каралган кешеләргә: "Ислам динен кабул итеп мөселман булганыгыздан соң кәфер булганыгыз өчен җәһәннәм ґәзабын татыгыз", – дип әйтелер. "Мөселман булганнан соң кәфер хәлендә үлеп, йөзләре каралачак кешеләр кемнәр алар", – дип сахәбәләр Мухәммәд г-мнән сораганнар. "Йөзләре каралып, җәһәннәмгә керәсе кешеләр, бидеґәт гамәлләрне кылучы мөселманнар", – дип җавап биргән.



الصفحة التالية
Icon