ذَٰلِكَ أَمۡرُ ٱللَّهِ أَنزَلَهُۥٓ إِلَيۡكُمۡۚ وَمَن يَتَّقِ ٱللَّهَ يُكَفِّرۡ عَنۡهُ سَيِّـَٔاتِهِۦ وَيُعۡظِمۡ لَهُۥٓ أَجۡرًا

Болар Аллаһуның хөкемнәредер, аларны сезнең өчен иңдерде. Берәү Аллаһудан курыкса, Аның хөкемнәрен бозудан сакланса, ул кешенең гөнаһларын каплар һәм әҗерен олугъ кылыр.


أَسۡكِنُوهُنَّ مِنۡ حَيۡثُ سَكَنتُم مِّن وُجۡدِكُمۡ وَلَا تُضَآرُّوهُنَّ لِتُضَيِّقُواْ عَلَيۡهِنَّۚ وَإِن كُنَّ أُوْلَٰتِ حَمۡلٖ فَأَنفِقُواْ عَلَيۡهِنَّ حَتَّىٰ يَضَعۡنَ حَمۡلَهُنَّۚ فَإِنۡ أَرۡضَعۡنَ لَكُمۡ فَـَٔاتُوهُنَّ أُجُورَهُنَّ وَأۡتَمِرُواْ بَيۡنَكُم بِمَعۡرُوفٖۖ وَإِن تَعَاسَرۡتُمۡ فَسَتُرۡضِعُ لَهُۥٓ أُخۡرَىٰ

Ул талак кылган хатыннарыгызны үзегез торган өйләрегезнең берендә тотыгыз вә көчегез җиткәнчә тәрбияләгез, вә аларга зарар тидермәгез өйдән чыгып китәргә мәҗбүр итәр өчен. Әгәр ул талак ителгән хатыннар йөкле булсалар, аларны ашатыгыз, киендерегез, балаларын тудырганнарына чаклы. Әгәр тудырган балаларын сезнең өчен имезсәләр, имезгәннәре өчен хакын түләгез, вә үзара шәригатькә муафыйк киңәшләрне кабул итегез. Әгәр ир баласын имезгән өчен талак кылган хатынына хакын түләргә авырсынса яки хатын баласын имезергә авырсынса, ул вакытта баланы икенче бер ят хатын имезер.


لِيُنفِقۡ ذُو سَعَةٖ مِّن سَعَتِهِۦۖ وَمَن قُدِرَ عَلَيۡهِ رِزۡقُهُۥ فَلۡيُنفِقۡ مِمَّآ ءَاتَىٰهُ ٱللَّهُۚ لَا يُكَلِّفُ ٱللَّهُ نَفۡسًا إِلَّا مَآ ءَاتَىٰهَاۚ سَيَجۡعَلُ ٱللَّهُ بَعۡدَ عُسۡرٖ يُسۡرٗا

Иркен тормышлы бай кеше талак кылган хатынына яки бала имезүчегә иркенрәк итеп бирсен үзенең байлыгыннан, әмма түбән тормышлы ярлы булса, Аллаһ биргәннән көче җиткән хәтле бирсен. Бит Аллаһ һичкемне бирергә көчләми, мәгәр Үзе биргән хәтле генә көчләр. Ярлы вә авыр тормыштан соң Аллаһ тиздән дөньяда яки ахирәттә тормышны бай иркен кылыр.



الصفحة التالية
Icon