مَا لَكُمۡ كَيۡفَ تَحۡكُمُونَ

Ий кәферләр вә ышанучы динсезләр, сезгә нәрсә булды, әллә гакылыгызга диваналык ирештеме, чын мөселманнар өчен генә хәзерләнгән җәннәтләргә Аллаһ сезне дә кертер дип уйлыйсызмы?


أَمۡ لَكُمۡ كِتَٰبٞ فِيهِ تَدۡرُسُونَ

Әллә сезнең күктән иңгән китабыгыз булып, аны укыйсызмы.


إِنَّ لَكُمۡ فِيهِ لَمَا تَخَيَّرُونَ

Тәхкыйк сезгә ни теләсәгез, шул булыр, дип язылганмы ул китапта?


أَمۡ لَكُمۡ أَيۡمَٰنٌ عَلَيۡنَا بَٰلِغَةٌ إِلَىٰ يَوۡمِ ٱلۡقِيَٰمَةِ إِنَّ لَكُمۡ لَمَا تَحۡكُمُونَ

Әллә сезгә кыямәт көненә чаклы ни генә хөкем итсәгез дә вә ни генә теләсәгез дә шул сезгә булыр дигән, Безгә биргән ышанычлы ґәһедләрегез бармы? Ягъни ничек теләсәгез – шулай азарга Аллаһудан сезгә рөхсәт бармы?


سَلۡهُمۡ أَيُّهُم بِذَٰلِكَ زَعِيمٌ

Син алардан сорагыл – кайсы бу ялган хөкемнәрен вә батыл дәгъваләрен өстенә ала, яки бу сүзләрне кайсысы дөресли ала.


أَمۡ لَهُمۡ شُرَكَآءُ فَلۡيَأۡتُواْ بِشُرَكَآئِهِمۡ إِن كَانُواْ صَٰدِقِينَ

Әллә аларның Аллаһуга каршы сөйли торган Аллаһудан башка Аллалары бармы? Әгәр булса – китерсеннәр, дөрес сөйләүчеләрдән булсалар.



الصفحة التالية
Icon