وَإِذَا قِيلَ لَهُمۡ تَعَالَوۡاْ إِلَىٰ مَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ وَإِلَى ٱلرَّسُولِ رَأَيۡتَ ٱلۡمُنَٰفِقِينَ يَصُدُّونَ عَنكَ صُدُودٗا

Әгәр монафикъларга әйтелсә: "Аллаһ иңдергән Коръәнгә һәм расүл г-мнең хөкемнәренә килегез", – дип, шул вакытта күрерсең аларны синнән баш тартырлар ныклап баш тарту белән.


فَكَيۡفَ إِذَآ أَصَٰبَتۡهُم مُّصِيبَةُۢ بِمَا قَدَّمَتۡ أَيۡدِيهِمۡ ثُمَّ جَآءُوكَ يَحۡلِفُونَ بِٱللَّهِ إِنۡ أَرَدۡنَآ إِلَّآ إِحۡسَٰنٗا وَتَوۡفِيقًا

Әгәр ул монафикъларга үзләре кылган явызлыклары сәбәпле бер каза килсә, яки хөкем лязем булса, күр, ничек мөгамәлә кылырлар? (Ґүмәр радияллаһу ґәнһү бер монафикъның башын кисте, ислам зарарына монафикълар тарафыннан салынган мәсҗидне Мухәммәд г-м җимерде). Шуннан соң монафикълар синең яныңа килделәр һәм Аллаһ исеме белән ант итеп әйттеләр: "Без бернинди яманлыкны теләмәдек, фәкат яхшылыкны һәм тәүфыйкны теләдек", – дип.


أُوْلَـٰٓئِكَ ٱلَّذِينَ يَعۡلَمُ ٱللَّهُ مَا فِي قُلُوبِهِمۡ فَأَعۡرِضۡ عَنۡهُمۡ وَعِظۡهُمۡ وَقُل لَّهُمۡ فِيٓ أَنفُسِهِمۡ قَوۡلَۢا بَلِيغٗا

Ул монафикъларның күңелләрендә булган бозык ниятләрен Аллаһ бик яхшы белә. Син аларны Коръән белән вәгазь кыл! Әгәр вәгазьне кабул кылмасалар, аларның эшләре турында каты әйтеп, икейөзле икәнлекләрен үзләренә белдер.


وَمَآ أَرۡسَلۡنَا مِن رَّسُولٍ إِلَّا لِيُطَاعَ بِإِذۡنِ ٱللَّهِۚ وَلَوۡ أَنَّهُمۡ إِذ ظَّلَمُوٓاْ أَنفُسَهُمۡ جَآءُوكَ فَٱسۡتَغۡفَرُواْ ٱللَّهَ وَٱسۡتَغۡفَرَ لَهُمُ ٱلرَّسُولُ لَوَجَدُواْ ٱللَّهَ تَوَّابٗا رَّحِيمٗا

Рәсүлләрдән һичберсен җибәрмәдек, мәгәр җибәрсәк Аллаһ әмере буенча кешеләр Аллаһуга һәм расүлгә итагать итсеннәр өчен генә җибәрдек. Аллаһуга карышып үзләренә золым итүчеләр әгәр сиңа килеп тәүбә итсәләр, гөнаһларын икърар кылып Аллаһудан ярлыкауны сорасалар һәм расүл дә алар өчен ярлыкауны Аллаһудан сораса, әлбәттә, Аллаһу тәгаләне тәүбәләрне кабул итүче, гөнаһларны ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы табар иделәр. (Бу хәерле эшне бүгенге көндә дә күп кешеләр эшләмичә, әлбәттә, алданалар).



الصفحة التالية
Icon