فَلَا وَرَبِّكَ لَا يُؤۡمِنُونَ حَتَّىٰ يُحَكِّمُوكَ فِيمَا شَجَرَ بَيۡنَهُمۡ ثُمَّ لَا يَجِدُواْ فِيٓ أَنفُسِهِمۡ حَرَجٗا مِّمَّا قَضَيۡتَ وَيُسَلِّمُواْ تَسۡلِيمٗا

Раббың исеме белән ант итеп әйтәм мөселманнар үзара бәхәсләшкән эшләре турысында: "Ий Мухәммәд г-м! Синнән хөкем иттермичә чын иманлы була алмаслар, алар синең хөкемеңә күңелләрендә шик калдырмаслар һәм синең хөкемеңә чын күңелдән риза булып мөсәлләм булырлар, әнә шул эшне эшләгәнгә чаклы камил мөэмин булмаслар.


وَلَوۡ أَنَّا كَتَبۡنَا عَلَيۡهِمۡ أَنِ ٱقۡتُلُوٓاْ أَنفُسَكُمۡ أَوِ ٱخۡرُجُواْ مِن دِيَٰرِكُم مَّا فَعَلُوهُ إِلَّا قَلِيلٞ مِّنۡهُمۡۖ وَلَوۡ أَنَّهُمۡ فَعَلُواْ مَا يُوعَظُونَ بِهِۦ لَكَانَ خَيۡرٗا لَّهُمۡ وَأَشَدَّ تَثۡبِيتٗا

Әгәр мөшрикләргә һәм монафикъларга: "Үзегезне-үзегез үтерегез яки йортларыгызны ташлап чыгыгыз", – дип боерсак, бу эшне алардан бик азлары эшләр иде. Әгәр дин тотучылар бар да Аллаһ вәгазе белән вәгазьләнеп гамәл кылсалар, әлбәттә, хәерле һәм туры юлда тору булыр иде.


وَإِذٗا لَّأٓتَيۡنَٰهُم مِّن لَّدُنَّآ أَجۡرًا عَظِيمٗا

Әгәр чын күңелдән Аллаһ һәм расүл хөкемнәренә риза булып, Коръән, сөннәт дәлиле белән гамәл кылучы булсалар, әлбәттә, аларга үз хозурыбыздан олы әҗерләр, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирер идек.


وَلَهَدَيۡنَٰهُمۡ صِرَٰطٗا مُّسۡتَقِيمٗا

Һәм дә аларны туры юлга күндерер идек.



الصفحة التالية
Icon