يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ كُونُواْ قَوَّـٰمِينَ لِلَّهِ شُهَدَآءَ بِٱلۡقِسۡطِۖ وَلَا يَجۡرِمَنَّكُمۡ شَنَـَٔانُ قَوۡمٍ عَلَىٰٓ أَلَّا تَعۡدِلُواْۚ ٱعۡدِلُواْ هُوَ أَقۡرَبُ لِلتَّقۡوَىٰۖ وَٱتَّقُواْ ٱللَّهَۚ إِنَّ ٱللَّهَ خَبِيرُۢ بِمَا تَعۡمَلُونَ

Ий мөэминнәр! Аллаһ ризалыгы өчен гаделлек белән ґүаһлык бирүче булыгыз. Һәрвакыт хаклыкта булыгыз! Янә бер каумгә ачулануыгыз: икенче каумгә гаделсезлек күрсәтүегезгә сәбәп булмасын. Һәр эштә гаделлек кылыгыз! Гадәләт исә тәкъвалыкка якынрактыр һәм Аллаһудан куркыгыз, гаделсезлектән сакланыгыз! Әлбәттә, Аллаһ кылган эшләрегездән хәбәрдар.


وَعَدَ ٱللَّهُ ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ وَعَمِلُواْ ٱلصَّـٰلِحَٰتِ لَهُم مَّغۡفِرَةٞ وَأَجۡرٌ عَظِيمٞ

Иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы мөэминнәргә гафу итү һәм олы әҗер булыр дип Аллаһ вәгъдә кылды.


وَٱلَّذِينَ كَفَرُواْ وَكَذَّبُواْ بِـَٔايَٰتِنَآ أُوْلَـٰٓئِكَ أَصۡحَٰبُ ٱلۡجَحِيمِ

Әмма ышанмаучылар, аятьләребезне дә ялган диючеләр алар – җәһәннәм әһелләре.


يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ ٱذۡكُرُواْ نِعۡمَتَ ٱللَّهِ عَلَيۡكُمۡ إِذۡ هَمَّ قَوۡمٌ أَن يَبۡسُطُوٓاْ إِلَيۡكُمۡ أَيۡدِيَهُمۡ فَكَفَّ أَيۡدِيَهُمۡ عَنكُمۡۖ وَٱتَّقُواْ ٱللَّهَۚ وَعَلَى ٱللَّهِ فَلۡيَتَوَكَّلِ ٱلۡمُؤۡمِنُونَ

Ий мөэминнәр! Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Кәферләр сезне үтерергә кулларын сузган чакларында Аллаһ аларның кулларын сездән тыйды. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз, аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз! Мөэминнәр һәр эштә Аллаһуга гына тәвәккәл кылсыннар!



الصفحة التالية
Icon