قُلۡ يَـٰٓأَهۡلَ ٱلۡكِتَٰبِ لَسۡتُمۡ عَلَىٰ شَيۡءٍ حَتَّىٰ تُقِيمُواْ ٱلتَّوۡرَىٰةَ وَٱلۡإِنجِيلَ وَمَآ أُنزِلَ إِلَيۡكُم مِّن رَّبِّكُمۡۗ وَلَيَزِيدَنَّ كَثِيرٗا مِّنۡهُم مَّآ أُنزِلَ إِلَيۡكَ مِن رَّبِّكَ طُغۡيَٰنٗا وَكُفۡرٗاۖ فَلَا تَأۡسَ عَلَى ٱلۡقَوۡمِ ٱلۡكَٰفِرِينَ

Әйт: "Ий китап әһелләре! Сез хак диндә түгелсез, хәтта Тәүрат, Инҗил һәм Раббыгыздан иңдерелгән Коръән белән гамәл кылганыгызга чаклы", – дип. Ий Мухәммәд г-м, сиңа Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәре: әлбәттә, аларның күпләре явызлыкны һәм хакны инкяр итүне арттырадыр. Кәферләрнең хакны инкяр итүләре өчен хәсрәтләнмә!


إِنَّ ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ وَٱلَّذِينَ هَادُواْ وَٱلصَّـٰبِـُٔونَ وَٱلنَّصَٰرَىٰ مَنۡ ءَامَنَ بِٱللَّهِ وَٱلۡيَوۡمِ ٱلۡأٓخِرِ وَعَمِلَ صَٰلِحٗا فَلَا خَوۡفٌ عَلَيۡهِمۡ وَلَا هُمۡ يَحۡزَنُونَ

Дөреслектә гамәлсез коры ышанучылар һәм яһүдиләр, һәм насаралар, һәм ай, кояшка яки йолдызларга табынучылар – алардан Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышанып, Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылганнарына ахирәттә ґәзаб куркынычы булмас һәм алар көенмәсләр.


لَقَدۡ أَخَذۡنَا مِيثَٰقَ بَنِيٓ إِسۡرَـٰٓءِيلَ وَأَرۡسَلۡنَآ إِلَيۡهِمۡ رُسُلٗاۖ كُلَّمَا جَآءَهُمۡ رَسُولُۢ بِمَا لَا تَهۡوَىٰٓ أَنفُسُهُمۡ فَرِيقٗا كَذَّبُواْ وَفَرِيقٗا يَقۡتُلُونَ

Тәхкыйк бәни Исраилдән Тәүрат белән гамәл кылырсыз дип ґәһед алдык һәм аларга рәсүлләр күндердек. Һәркайчан аларга расүл килсә аларның күңелләре яратмый торган Аллаһуның гадел хөкемнәре белән, алар рәсүлләрнең бәгъзеләрен ялганга тоттылар, бәгъзесен үтерделәр. (Яхъя вә Зәкәряне).



الصفحة التالية
Icon