يَـٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوٓاْ إِنَّمَا ٱلۡخَمۡرُ وَٱلۡمَيۡسِرُ وَٱلۡأَنصَابُ وَٱلۡأَزۡلَٰمُ رِجۡسٞ مِّنۡ عَمَلِ ٱلشَّيۡطَٰنِ فَٱجۡتَنِبُوهُ لَعَلَّكُمۡ تُفۡلِحُونَ

Ий мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сынымнарга гыйбадәт итү – Аллаһудан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану – багучылык эшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаять котылырсыз – өстенлек табарсыз.


إِنَّمَا يُرِيدُ ٱلشَّيۡطَٰنُ أَن يُوقِعَ بَيۡنَكُمُ ٱلۡعَدَٰوَةَ وَٱلۡبَغۡضَآءَ فِي ٱلۡخَمۡرِ وَٱلۡمَيۡسِرِ وَيَصُدَّكُمۡ عَن ذِكۡرِ ٱللَّهِ وَعَنِ ٱلصَّلَوٰةِۖ فَهَلۡ أَنتُم مُّنتَهُونَ

Хәмер эчүегез һәм отыш уеннары уйнауыгыз белән, әлбәттә, шайтан арагызда дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗум иттерә торган ачуны булдырырга тели вә Коръән вәгазеннән, намаз укудан сезне тыярга тели, шулай булгач, ул шайтан эше булган – нәҗесләрдән тыеласызмы? Әллә тыелмыйсызмы? Әлбәттә тыелыгыз!


وَأَطِيعُواْ ٱللَّهَ وَأَطِيعُواْ ٱلرَّسُولَ وَٱحۡذَرُواْۚ فَإِن تَوَلَّيۡتُمۡ فَٱعۡلَمُوٓاْ أَنَّمَا عَلَىٰ رَسُولِنَا ٱلۡبَلَٰغُ ٱلۡمُبِينُ

Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә расүлгә итагать итегез! һәм шайтан эше булган нәҗесләрдән сакланыгыз! Әгәр итагать итүдән баш тартсагыз, яхшы белегез ки, расүлемезгә Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү генә тиешле.



الصفحة التالية
Icon